Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч районының ике мәктәбенә автобус бирелде

    Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең Лаешта узган традицион август киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларына 78 автобусның ачкычын тапшырды.

    Автобусларның күбесе Россиядә җитештерелгән. Алар барысы да республика бюджеты хисабына алынган. Автобусларның икесе Кайбыч райо­нына бүләк ителде. Алар Чүти һәм Хуҗа Хәсән мәктәп­ләренә бирелде. Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә автобусларның ачкычларын әлеге мәктәпләрнең директорларына тантаналы рәвештә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: