Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч Сабантуена танылган ансамбль килә

    Бу атнада Олы Кайбычта, районыбыз авылларында халкыбызның иң гүзәл бәйрәме - Сабантуйлары узачак. Хәзер бәйрәм үтәсе барлык авыл җирлекләрендә дә тулы әзерлек бара: алдынгыларга бүләкләр әзерлиләр, мәдәният хезмәткәрләре, борынгыдан килгән гадәткә тугры калып, өйдән өйгә йөреп, сөлге-яулыклар җыйды, мәйданнарны бизиләр. Быел район үзәгендәге Сабантуена Актаныштан "Агыйдел" халык җыр һәм бию...

    Бу атнада Олы Кайбычта, районыбыз авылларында халкыбызның иң гүзәл бәйрәме - Сабантуйлары узачак. Хәзер бәйрәм үтәсе барлык авыл җирлекләрендә дә тулы әзерлек бара: алдынгыларга бүләкләр әзерлиләр, мәдәният хезмәткәрләре, борынгыдан килгән гадәткә тугры калып, өйдән өйгә йөреп, сөлге-яулыклар җыйды, мәйданнарны бизиләр.

    Быел район үзәгендәге Сабантуена Актаныштан "Агыйдел" халык җыр һәм бию ансамбле килә. Лилия Ялалова җитәкчелегендәге әлеге ансамбльнең даны еракларга таралган. 1966 елда оешкан «Агыйдел»гә 2012 елда дәүләт статусы бирелгән, бай эчтәлекле концерт программасы белән Венгрия, Германия, Төркия һәм башка илләрдә, Россиянең төрле төбәкләрендә чыгыш ясаганнар. Казанга да ике елга бер тапкыр отчет концерты белән киләләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: