Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч Сабантуенда батырга машина бирәләр!

    Милли көрәш - Сабантуйның йөзек кашы, асыл ир-атларның келәмдәге бил алышы ул.

    Быел, Кайбычның 25 еллыгы уңаеннан, район җитәкчелеге Сабантуй бәйрәменә бик зур бүләк әзерләде: милли көрәштә Кайбыч батыры "Лада Гранта" машинасы белән бүләкләнәчәк! Әлбәттә, башка еллардагыча көрәштә үзебезнекеләр дә, башка районнан килүчеләр дә катнаша ала. Ә машина өчен Кайбыч җирлегендә яшәүче көрәшчеләр арасында аерым бил алышу булачак. Сезнең барыгызны да район Сабантуенда көтеп калабыз!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: