Кайбыч спорт тренерлары Универсиада турында

Бүген Казанда 27 нче Бөтендөнья студентларның җәйге уеннары төгәлләнә. Безнең район спортчылары Универсиада объектларында булып, ярышларда Россия спортчылары өчне җан атарга өлгердеме икән? Без бу хакта балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерларынан сораштык.
Рафис Ильясов, директор:
- Спорт белән даими шөгыльләнеп, уку елы дәвамында спортзалга йөрүчеләр, район, зона, республика ярышларында катнашучы укучыларыбыз бадминтон, волейбол, көрәш, өстәл теннисы, регби буенча ярышларны карарга барды. Администрация махсус автобуслар, бушлай билетлар белән тәэмин итте. Мин үзем 25 укучы белән волейбол карадым. Анда Россия - Тайваньның ике хатын-кызлар командасы уйнады, исәп - 3:6. Россия - Бразилиянең ирләр командалары арасындагы ярыш та 3:6 га төгәлләнде. Көчле спортчыларның уенын күзәтү үзе бер бәхет ул. Универсиада паркын, Дюсалей циркын да карамакчы идек, әмма ярышлар соң төгәлләнү сәбәпле, эчкә үк уза алмадык. Аның каравы, бөтен дөньяга данлыклы цирк артистлары чыгышын паркка керү юлына куелган ике зур экраннан карадык.
Сергей Козин, Кече Мәме төп мәктәбенең физкультура укытучысы:
- Алты укучым Универсиадада волейбол ярышы карады. Трибуналар тулы, уен да мавыктыргыч иде. Балаларның тәэсирләрен сүз белән генә аңлатырлык түгел!
Валерий Фомин, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры:
- Мин яшь спортчылар белән бергә "АК Барс" көрәш сараенда көрәш карадым.Үземнең дә анда республика ярышларында бил алышканым булды. Хатын-кызлар арасында дүрт авырлык категориясендә узган көрәшне дә кызыксынып карадык. Россия спортчылары яхшы чыгыш ясады.
Юрий Григорьев, Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе тренеры:
- Без Борындык спортчылары белән бадминтон ярышларын карарга бардык. Аны төнгә кадәр карадык. Балаларның бер дә кайтасылары килмәде. Универсиадага иң көчле уенчыларыбызны алып бардык, чын спортчылардан үрнәк алсыннар, дидек. Федоровское һәм Борындык мәктәпләре бадминтон буенча иң көчлеләрдән санала. Финал уенын карарга гаиләмне дә алып бардым.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.15000
-
1 март 2021 - 09:06Иске Тәрбит мәктәбенең укытучысы бәйгедә җиңде Узган ел ахырында Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету буенча «Минем Татарстан – 2020/21» вики-марафоны булган иде.8700
-
1 март 2021 - 09:03Элмә тактада хата булса, хәбәр бирегез, кайбычлылар Татарстанда 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр татар телендәге хаталы элмә такталарны яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны табучылар өчен конкурс уза.7500
-
1 март 2021 - 08:49Кайбыч тарихы турында китап нәшер ителә Кайбычның 30 еллык юбилеена әзерлек эшләре тулы көченә бара.11100
-
28 февраль 2021 - 09:07Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.11000
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.16300
-
25 февраль 2021 - 14:36Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиевка 67 яшь иде.36100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!51500
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.12600
-
23 февраль 2021 - 09:35“Геройлар истәлеген саклыйк” Бөтенроссия акциясенә кайбычлылар да кушылды Ватан сакчылары көне уңаеннан район үзәгендә, авылларда Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәлләргә веноклар салдылар.8200
-
20 февраль 2021 - 14:12Район башлыгы Мәлки балалар бакчасы һәм мәктәп ашханәләрендә балаларны тукландыру белән танышты Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авылына барды.32400
-
20 февраль 2021 - 10:29Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки мәктәбендә парламент дәресе үткәрде Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Мәлки мәктәбенә килүенең төп максаты- парламент дәресендә катнашу иде.25800
-
18 февраль 2021 - 13:28Бәрлебашы авылында яшәүче Әнвәр Абдрахмановның тормышы турындагы язма китапка кергән «Бәрлебашы – чорлар юлдашы» дигән китапта минем әтием Әнвәр Абдрахманов турында да язма бар.31501
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үттеБу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.30900
-
27 февраль 2021 - 13:40Кайбычта традицион “Россия чаңгы юллары” Бөтенроссия массакүләм спорт бәйрәме үтте Бу чаңгы ярышы ике атна элек узарга тиеш булса да, көннәрнең 30 градустан да салкынрак торуы сәбәпле, ул кичектерелгән иде. Бу шимбә спорт яратучылар өчен бик уңай килде: кичәге бураннан соң, көн дә җылы, кояшлы, чалт аяз иде.30900
-
26 февраль 2021 - 13:16Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Кайбычта ремонт ясалачак обьектларда булды Ул башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов, “Заман” төзелеш фирмасы җитәкчесе Равил Җәләлиев белән берлектә иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык -төлек идарәсенә килде.16300
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.15000
-
1 март 2021 - 08:49Кайбыч тарихы турында китап нәшер ителә Кайбычның 30 еллык юбилеена әзерлек эшләре тулы көченә бара.11100
-
28 февраль 2021 - 09:07Шүширмә авылы клубында күптән көтелгән ремонт бара Ремонтны “Вика” төзелеш фирмасы алып бара. Борындык авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, биредә ремонт эшләре 10 февральдә башланган.11000
-
1 март 2021 - 09:06Иске Тәрбит мәктәбенең укытучысы бәйгедә җиңде Узган ел ахырында Татарча Википедияне Татарстанга багышланган мәкаләләр белән баету буенча «Минем Татарстан – 2020/21» вики-марафоны булган иде.8700
-
1 март 2021 - 09:03Элмә тактада хата булса, хәбәр бирегез, кайбычлылар Татарстанда 1 февральдән 1 сентябрьгә кадәр татар телендәге хаталы элмә такталарны яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны табучылар өчен конкурс уза.7500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика