Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч спортчылары бәйрәмнәрен зур җиңүләр белән каршылый

    9 августта Россия күләмендә физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Безнең районда да, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов сүзләренә караганда, бу көнне физкультура активын һәм иң көчле спортчыларны чакырып, тантаналы чара уздырырга планлаштыралар. Сүзне аңа бирик:

    - Узган уку елы, спорт елы дип әйтсәк тә була, безнең район өчен бик тә уңышлы булды. Хоккей буенча ирләр җыелма командасы республикада икенче ел рәттән авыл районнары арасында икенче урынны алды, укучылар командалары да сынатмады - "Алтын алка" клубы призына үткәрелгән республика ярышларында икенче һәм өченче урынны яулады.

    Районыбызда спортның чагыштырмача яшь төре - бадминтон да үсеш алды. Спортның бу юнәлешендә Борындык, Федоровское, Мөрәле, Иске Чәчкаб мәктәбе укучылары аеруча өлгерлек күрсәтә. Алар арасында шәхси һәм команда ярышларында республикада җиңү яулаган, хәтта Россия күләмендә югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар да бар.

    Бу уңышлар һәм җиңүләр, билгеле инде, күктән төшмәде, барысына да уртак тырышлык нәтиҗәсендә ирешелде. Уңышларыбызда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның да өлеше зур. Альберт Илгизәрович спортчыларыбызның уңышлары белән һәрдаим кызыксынып, кызыксындырып, ярдәм итеп, яңа җиңүләргә рухландырып тора. Иң көчле тренерларны, тормышыбызның башка тармагында уңышка ирешкән алдынгылар белән беррәттән, бөтен халык алдында Сабантуе мәйданында тәбрикләү дә күп нәрсә турында сөйли, стимул бирә, яңадан-яңа уңышларга рухландыра. Яңа спорт объектлары сафка баса, халыкка спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киң мөмкинлекләр ачыла.

    Форсаттан файдаланып, районыбызның барлык спортчыларын, спорт сөючеләрне, спортка катнашы булган бар кешене дә бәйрәм белән тәбрик итәбез, яулаган урләрдән төшмичә, тагын да югарырак биеклекләргә ирешергә язсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: