Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч табиблары грипптан сакланырга чакыра

    Үзәк массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Россия территориясенә "дуңгыз гриппы" дип аталучы А (H1H1)2009 гриппы килә. Күпләр моңа әзерлек максатында даруханәләрдән кыйммәтле препаратлар сатып ала башлады, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша. Районда грипп авыруына бәйле хәлнең торышы хакында мәгълүмат бирүен сорап, без Кайбыч үзәк сырхауханәсенең табиб-эпидемиологы Сәлидә Закировага мөрәҗәгать...

    - Хәзерге вакытта районда грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. Безнең җирлектә яшәүчеләр, бигрәк тә кечкенә балалар, кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авырый. Тикшерү барышында шунысы ачыклана - гриппка каршы прививка ясаткан кешеләр әлеге авыруны җиңелчә үткәрә яки бөтенләй авырмый. Прививка ясатмаучыларның авыруы исә көчлерәк була һәм аның нәтиҗәсендә төрле ялкынсынулар барлыкка килә. Исегезгә төшереп үтәбез, безнең районда 3645 кешегә гриппка каршы вакцина ясалган. Ләкин бу әле аны ясатмаган кешеләр соңга калды дигән сүз түгел. Прививканы елның теләсә кайсы вакытында ясатырга мөмкин.
    А (H1H1)2009 гриппыннан ничек сакланырга?
    А (H1H1)2009 вирусы кешедән кешегә җиңел күчә һәм төрле катлаулыктагы респиратор авырулар китереп чыгара. Авыру билгеләре гадәти гриппныкы белән охшаш. Чирнең ничек узуы төрле факторларга, шул исәптән организмның гомуми халәтенә һәм кешенең яшенә бәйле. Аңа өлкән кешеләр, кечкенә балалар, йөкле хатыннар һәм иммунитеты какшаган кешеләр аеруча тиз бирешә.
    Кулларны ешрак юыгыз
    Кулларны сабын белән ешрак юыгыз. Аларның чисталыгы - грипп таралуны кисәтүнең иң мөһим чарасы. Сабын белән юыну микробларны юкка чыгара. Андый мөмкинлек булмаса, дезинфекцияләүче кулъяулыклар белән сөртегез. Өстәлләрне, ишек тоткаларын һәм урындыкларны даими чистартып тору һәм дезинфекцияләү вирусларны үтерә.
    Этикет саклагыз
    Вирус авыру кешедән сәламәт кешегә һава-тамчы юлы белән бик җиңел күчә. Авыру кешеләр белән тыгыз элемтәдә булмаска тырышыгыз. Ерак юлларга чыкмаска һәм кеше күп булган урыннарда йөрмәскә тырышыгыз. Йөткергәндә һәм төчкергәндә борыныгызны кулъяулык белән томалагыз. Грипп вирусы әлеге юл белән тарала. Җәмәгать урыннарында төкермәгез. Авыру куркынычын киметү максатыннан битлек киеп йөрегез.
    Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз
    Сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекцияләргә каршы торучанлыгын арттыра. Йокыга игътибар итегез, аксымга, витаминнарга һәм минераль матдәләргә бай ризык белән тукланыгыз, көндәлек режим һәм физик активлык саклагыз.
    А (H1H1)2009 гриппының билгеләре
    А (H1H1)2009 гриппының киң таралган билгеләре булып тән температурасы күтәрелү, йөткерү, борынга томау төшү, тамак һәм баш авырту, сулыш алуның ешаюы, мускулларның авыртуы һәм конъюктивит тора. Кайбер очракларда гадәти грипп өчен хас булмаган ашказаны-эчәклекнең эшчәнлеге бозылу: күңел болгану, косу һәм эч китү күзәтелергә мөмкин.
    (H1H1)2009 гриппының үзенчәлеге - ялкынсынуларның иртә барлыкка килүе. Сезонлы грипп вакытында ул авыруның 5-7 һәм аннан да күбрәк көнендә барлыкка килсә, А гриппы вакытында бу 2-3 көндә үк күзәтелергә мөмкин. Ялкынсынулар арасында лидерлыкны вируслы пневмония алып тора. Әлеге төр пневмония вакытында сәламәтлек тиз начарлана, кайбер кешеләрдә 24 сәгать эчендә сулыш кысылуы күзәтелергә мөмкин. Дәвалауны мөмкин кадәр иртәрәк башлау авыруның хәлен җиңеләйтергә мөмкинлек бирә.
    Грипп белән чирләгән очракта нишләргә?
    Өйдән беркая да чыкмагыз һәм кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Табиб кушканнарны төгәл үтәгез, ятып кына торыгыз һәм мөмкин кадәр күбрәк чәй, кайнаган су эчегез. Кибетләрдә, кеше күп йөри торган урыннарда сирәг­рәк булырга тырышыгыз.
    Гаиләдә грипп белән чирләсәләр нишләргә?
    Авыру кешене аерым бүлмәгә яткырыгыз. Әгәр бу мөмкин булмаса, аннан бер метр ераклыкта булырга тырышыгыз. Балалар, өлкән яшьтәге һәм хроник чирләре булган кешеләрне авыру белән мөмкин каләр азрак аралаштыру мөһим. Бүлмәне ешрак җилләтегез, чисталыкны саклагыз, юу һәм чистарту чаралары кулланып, дымлы чүпрәк белән дезинфекция ясагыз. Авыруны бер генә кеше карарга тиеш, аның янына якын килгәндә авызыгызны һәм борыныгызны маска яки башка әйбер белән каплагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: