Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • "Кайбыч таңнары" газетасын чит илдә укыйлармы?!

    Без журналистлар кая барсак та, чемодан кесәсенә үзебезнең һөнәрне кыстырып йөрер­гә өйрәнгән. Ял итәргә барган җирдән берәр кызыклы герой яки күңелне тетрәткән вакыйга күреп алсак, шунда ук, блокнот ручкага ябышабыз, ял да, отпуск та онытыла. Юлда барганда күзләр әллә кайдан гына шәп кадрны күреп ала да шофердан тормазга басуын сорыйбыз.

    Өйдәгеләр дә ияләшеп бетте бугай инде: бүген бит ял көне?! Юк, мин эшлим! Яңгыр ява!? Юк, безгә юлга чыгарга кирәк! Кулга иң зур корал - каләм-кәгазьне алабыз да кайчан агымга каршы, кайчак уңайга, кай­чак аркылыга йөзә-йөзә тарих барлыйбыз. Әйе, тормыштагы һәр вакыйга, һәр мизгел - ул тарих. Кайчак төнлә, инде бөтен кеше татлы йокыга талгач тырыша-тырыша утырып язган язмаларга укучыларыбыздан тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә. Андый очракта нишлибезме? Керфеккә манчылган яшьне күрсәтмичә, күңелгә кадалган уктан чүкмичә түзәбез...Түзәбез! Чөнки журналистика - ул үзебез теләп сайлаган язмыш. Әйе, ул безнең һөнәр генә түгел, ул безнең язмыш. Безнең зарланырга хакыбыз юк.
    ...Әле бу җәйдә ялга җыенгач, редакциядәгеләр татарлар очратсаң таратырсың, безнең гәҗитне дә күрсеннәр дип, бер күч гәҗит биреп җибәрделәр. Нишләтим, ике-өч күлмәкне калдырсам-калдырдым, әмма "Кайбыч таңнары"н чемоданга сыйдырдым. Кемер шәһәренең затлы рестораннары янында дөньядагы иң популяр газеталарны тезеп куйган киштәләр тора иде. Узып барганда шул киштәдә яткан гәҗитләрне кысрыклап араларына "Кайбыч таңнары"н да куеп китүне гадәт итеп алдым. Карап, битләрен ачып танышып чыгу өчен булса да алып карыйлар иде безнең газетабызны! Кырыйдан гына моны күзәтеп тору миңа бик рәхәт була иде. Безнең кулдан тамган иҗат җимеше бит!
    Менә шулай яшибез. Чит илгә барганда чемоданга салабыз, эш бүлмәсендә шушы дөньяда кайныйбыз, ә эш сӨәгате бетеп, редакция ишеген бикләгәндә күңелгә салып өйгә алып кайтып китәбез "Кайбыч таңнары"н. Ә максат барыбызның да бер: һәр газетабыз имин генә сезнең өйләргә барып җитсен иде дә, сезнең гаилә газетасына әйләнсен иде. Язмаларыбыз сезне шатландырсын, уйландырсын, уятсын иде! Һәрбарчабызга да уңышлар телим!
    15-25 октябрь көннәрендә "Татарстан почта"сы газет-журналларга язылу декадасы уздыра. Бу көннәрдә сез "Кайбыч таңнары" газетасына иске бәядән язылып кала аласыз. Әлеге мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, кадерле укучыларыбыз! Дөньяга ышанып булмый, бәяләрнең артып куюы да бар!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги:
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: