Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч таңнары” газетасына -- 22 яшь!

    12 март - "Кайбыч таңнары" газетасының туган көне. Район елъязмасы нәшер ителә башлауга 22 ел тула.

    Бер карасаң, 22 ел аз да кебек, күп тә. Газетабызның беренче саннарыннан хәзергеләре бик күпкә аерылса да, өлкән буын укучыларга алмашка яшьләр килсә дә, газетаның миссиясе үзгәрми: ул гомер-гомергә мәгълүмат чыганагы булып кала. "Кайбыч таңнары" да, көндәлек яңалык-хәбәрне бөртекләп җыеп, үз укучысына җиткерә, чагыштырмача яшь булуына карамастан, республикада бик күп еллардан бирле нәшер ителүче абруйлы басмалар арасында лаеклы урын били. Газета җиңел генә тумый. Укучы кулына килеп кергән һәр сан артында редакция коллективының даими тырыш хезмәте - тынгысыз көннәре, йокысыз төннәре, иҗади эзләнүләре, үз эшенә булган мәхәббәт, җаваплылык ята. Мәгълүмат чыганаклары күп булуга карамастан, газетаның тормышыбызда үз урыны бар һәм ул озак еллар шулай дәвам итәр дип ышанабыз. Һәр газета укучылары белән көчле. Ә "Кайбыч таңнары" бу яктан бәхетле. Газетабызның туган көне уңаеннан хезмәт коллективын, төрле елларда бездә эшләп киткән хезмәттәшләребезне, хәбәрчеләрне, меңләгән укучыларыбызны ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Һәрчак бердәм булып, газетабызның киләсе туган көннәрен дә бергә каршылыйк!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: