Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

«Кайбыч таңнары» газетасының 85 еллык юбилеена әзерлек кысаларында яңа рубрика: төрле елларда басылган мәкаләләр, укучылар хатлары белән таныша аласыз

«Кайбыч таңнары» газетасының да язмышы район тарихыннан аерылгысыз. Төрле елларда район таркалгач, редакция дә ябылган, газета шул районда чыга башлаган. Район кайткач, газета да кире үзебезгә әйләнеп кайткан.

1933-1965 елларда «Колхоз бригадасы» исеме астында чыга ул. Кайбыч Апас районы составына кертелгәч, 1965-1992 елларда «Йолдыз» исеме белән чыга. Подберезье районы оешкач, «Авангард» газетасы нәшер ителә башлый. Бүгенге көндә редакциядә «Авангард»ның 1946, 1947, 1948, 1949, 1951, 1955 елгы, «Колхоз бригада»сының 1958, 1959, 1960 елгы төпләмәләре саклана. Инде ничә еллар узса да, яхшы хәлдә сакланган, битләре генә саргайган ул газеталарны әледән-әле кулыбызга алабыз. Сугыштан соңгы Кайбычның күтәрелеш чоры, авыл халкының яшәеше турындагы ул язмалар сезнең өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз, хөрмәтле укучыларыбыз. Шуңа да газетаның 85 еллык юбилеена әзерлек кысаларында газета битләрендә төрле елларда басылган мәкаләләр, укучылар хатларын бастырырга уйладык. Ул язмаларда- район тарихы, ата-бабаларыбызның данлы юлы чагыла. Мәкаләләрнең орфографиясен, стилен үзгәртмичә бирәбез.
Киләсе елга «Колхоз бригадасы», «Авангард»ларның чыга башлавына 85 ел, ә язлар белән яңадан кайткан районыбызның «Кайбыч таңнары» газетасы оешуга 2018 елда 25 ел тула.
Сугышны булдырмабыз
Мин ун бала анасы. Илгә батыр уллар һәм эшчән кызлар үстереп бирүем өчен хөкүмәт миңа «Герой ана» дигән бөек исемне бирде һәм орден белән бүләкләде.
Минем улым Шәйхелислам немец-фашист илбасарларга каршы Ватан сугышында катнашты. Икенче улым Кәбир хәзер Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, калганнары барысы да тыныч хезмәт белән шөгыльләнәләр. Без сугышның яңадан кабатлануын, балаларның ятим, хатыннарның тол калуын теләмибез.
Мин үземнең бәхетле һәм шатлыклы тормышым өчен, Совет хөкүмәтенең сталинчыл тынычлык политикасын яклап Бөтендөнья Тынычлык Советы Мөрәҗәгатенә кул куйдым. Сугышны булдырмабыз!
Ф.Кәримова.
Русак авылы.
11 октябрь, 1951 ел
№49 (1402), 1 бит
Сыйлаганда су эч, ләкин болай түгел...
Кошман авыл Советында ишек катында зур бер чиләк бар. Анда һәрвакыт су тора. Сусаган кешеләр башларын чиләккә тыгып әнә шуннан эчәләр. Менә авыл Советы председателе Кәбир агагыз Саттаров килеп эчте. Эчте дә, «эх, суы да, суы» дип авызын сөртеп куйды. Аннары, ишектән чибәр генә бер туташ кереп, кыю гына чиләккә барып ябышты...
- Медпункт түбәнге катта гына ич, - дидек без, - һичьюгы алар авыл Советы җитәкчеләренә гигиенаны исләренә төшерсеннәр иде.
- Ник искә төшермәсеннәр, әле хәзер генә үзе су эчеп чыкты ич.
- Кем?
- Медпункт мөдире Лена Маркина.
М.Сабиров,
14 сентябрь, 1952 ел,
№61 (1473), 2 бит
Исәп-хисапсыз колхоз, ишексез өй
Сезгә, билгеле, күп мәсьәләләр чишәргә туры килгәндер. Менә шушы мәсьәләне дә чишеп карагыз әле.
«Март аенда үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә Ворошилов исемендәге колхоз (Салтыйган авылы) фермаларында алты баш сарык һәм дүрт дуңгыз... артык чыгуы беленә. Ул дуңгызлар каян килгән? Хәер, монысы турында баш ватып та тормагыз, правлениедә дә шалт иттереп учетка салдылар да, ялт иттереп куйдылар, шуның белән - вәссәлам.
Инде сентябрьдә тикшергәндә фермада 8 баш сарык тагын артык чыга. Әле ярый, сарыклар, учетка кермәгәнлекләрен белеп, тәүфыйклы гына фермада йөргәннәр, беркая да китмәгәннәр. Кем белә, бәлки китүчеләре дә булгандыр, учетта торсалар да, бер дуңгыз белән дүрт тавык юкка чыккан ич».
Х. Җиһаншин,
14 сентябрь, 1952 ел,
№61 (1473), 2 бит
Минем иң бәхетле көнем
Хөкүмәтебез мине югары бүләк - Ленин ордены белән бүләкләде. Бу хәбәрне ишетү минем тормышымда иң бәхетле көнем булды. Мондый зур шатлык турында сөйләп аңлатуы да кыен. Бу көннәрдә, безгә бәхетле тормыш, иҗади хезмәт мөмкинлеге биргән иң кадерле кешегә, безнең һәркайсыбыз турында туктаусыз кайгыртучы туган атабызга, мине тәрбияләп үстергән туган большевиклар партиясенә мең-мең рәхмәтләр әйтәсе килә. Минем чиксез шатлык белән тулган йөрәгем ярсып кабатлый:
- Рәхмәт туган атам, мине, гади колхоз егетен син шулай бәхетле иттең!
Бу югары бүләк мине тагын да тырышыбрак эшләргә рухландыра, бетмәс көч бирә. Мин аны үткәндәге хезмәтләрем өчен генә түгел, ә бәлки киләчәктә күп өлеш яхшырак эшләү өчен бурычым дип кабул итәм. Күкрәгендә Ватаныбызның иң яхшы уллары һәм кызлары йөрткән бу бөек бүләкне мин һәр сулышта, һәр адымда аклау өчен көрәшермен, туган илебезнең бәхетле киләчәге, чәчәк атуы өчен үз-үземне аямыйча эшләрмен.
Хәзер безнең комбайн агрегаты кырга чыгу өчен сугышчан хәзерлектә. Мин быел тагын да югарырак сыйфатлы итеп, комбайным белән 1.300 гектар урып-җыярга һәм 13 процент ягулыкка экономия ясарга сүз бирәм.
Без үз көчебезгә нык ышанабыз: киң колхоз кырларында мул уңыш өчен барган көрәштә безнең агрегат үзенең йөкләмәсен намус белән үтәп чыгар.
Рифкать Кәлимуллин,
Мөрәле МТСы комбайнчысы.
29 июнь, 1950 ел,
№33 (1320), 2 бит
Сүз Хуҗа Котбетдингә бирелә...
(Шәүкәт Галиев алып барган рубрикадан)
Чәчкаб авыл Советы председателе иптәш Нигъмәтуллин! Сезнең авыл Советында кайчан дежурный булыр икән дә, кайчан тәртип урнашыр икән? Кай вакыт кына шалтыратсаң да, җавап бирмисез. Бу турыда язып тормыйча, үзеңә генә әйтмәкче идем, ләкин телефоннан өч көн, өч төн шалтыратсам да, җавап бирмәдегез...
***
- «Первое Мая» колхозы председателе Краснов, аның ярдәмчесе Марвин, авыл Советы председателе Маршалов, кырчылык бригадасы бригадиры Кочнев, ревизия комиссиясе председателе Семин иптәшләр! Сез, еш кына, нигә безнең колхозда урып-җыю эшләре начар бара, дип сөйләшәсез икән. Сәбәбен хатыннарыгыздан сорагыз. Аларның быел кырга чыгып та караганнары юк...
***
- Мөрәле авыл Советы председателе иптәш Таһирова! «Мин үзем хуҗа!» дигәч тә, авылга кино килгән саен билет алмыйча гына кереп утырырга ярамый ләбаса инде! Кызык булсын, берничә елга бер тапкыр билет алып керегез әле, халыкның исе китсен...»
***
- Райпромкомбинат директоры иптәш Короченков! Сез 69нчы номерлы, түбәндәге эчтәлекле приказ «иҗат иткәнсез» икән: «Көне буе эшкә чыкмаган өчен, эшчеләрдән Муравьев, Козлов һәм Калаев иптәшләрне быелгы отпусктан мәхрүм итәргә». Хезмәт дисциплинасын бозучыларны да башларыннан сыйпарга кирәкми, билгеле. Ләкин сез, әгәр мондый приказ өчен үзегезне быел отпусксыз калдырсалар, нәрсә әйтер идегез?
21 сентябрь, 1952 ел,
№63 (1475), 2 бит
Укучылар башак җыюда
Кошман җидееллык мәктәп укучылары игеннәрне югалтусыз җыеп алуда туган колхозларына зур ярдәм күрсәтәләр. Башак җыя­рга кырга көн саен 70-80 укучы бала чыга. Алар көнгә 100-150-шәр килограмм башак җыялар. Барлыгы 60 потка якын башак җыелды инде.
4 нче класс укучыларыннан Гөлназ Хәмидуллина, Сөембикә Сафиуллина, Нурания Сәләхова, Фидания Зарипова, Сәлим Җиһаншин һәм Саимә Яруллиналар һәркайсы 40 ар килограмм башак җыйдылар.
В.Мершинов.
17 август, 1950 ел,
№40 (1327), 1 бит
Тынычлык җиңсен өчен
Тормыш ямьле, яшәү рәхәт
Иркен Совет илендә.
Укыйбыз, иҗат итәбез -
Бер теләк һәммәбездә.
Безнең илдә бөтен кеше
Эшли биреп бар көчен;
Җирдә дуслык, теләктәшлек,
Тынычлык җиңсен өчен.
Без укуда бишле алып
Тынычлыкны яклыйбыз.
Көн саен уңыш яулыйбыз,
Һаман алга атлыйбыз.
Н. Ханзафаров,
Кайбыч урта мәктәбе укучысы
Тынычлык телибез
Сугыш теләмибез,
Миллионнарның
Тынычлык дип тибә йөрәге.
Тынычлык ул -
Гүзәл, рәхәт тормыш,
Халыкларның изге теләге.
Ә.Камалиев
20 ноябрь, 1952 ел,
№ 80 (1492), 2 бит
Сезгә уңышлар телибез
(Совет Армиясеннән хат)
Кадерле иптәшләр!
Газеталар колхоз кырларында мул уңыш өчен көрәш башлануы - язгы кыр эшләренең киң җәелүе турында хәбәр итәләр. Хәзер колхоз кешеләренең бөтен тырышлык­лары, сәләте шуңа юнәлдерелгән. Чөнки язгы кыр эшләренең ни дәрәҗәдә үткәрелүе иген уңышының язмышын хәл итәчәк. Хәзерге көннәрнең һәр сәгате, хәтта минуты да кыйммәт.
Кадерле якташлар!
Хәзер кырда иген уңышының язмышы хәл ителә. Язгы чәчүне уңышлы һәм агротехник срокларда үткәрү өчен көчегезне кызганмый эшләгез.
Хезмәт ияләренең халыкара бәйрәме - Беренче Май белән котлыйбыз һәм сезгә уңышлар телибез. Без сезнең тыныч иҗади хезмәтегезне уяу саклыйбыз, Ватаныбызның бәхетле киләчәге өчен, аның куәтен тагын да арттыру өчен тырышып эшләгез!
Рәшит Хәсәнов,
Рәхим Фәйзуллин.
Борындык авылы егетләре.
1 май, 1950 ел,
№24 (1311), 2 бит
Яңа мәктәп бакчасы
Мөрәле җидееллык мәктәбе янында яңа бакча булдырылды. Анда алмагач, чия агачлары, кура җиләге, крыжовник һәм башка күптөрле җиләк-җимеш агачлары утыртылды. Тәҗрибә участогына кукуруза, тармаклы бодай һәм төрле гөлләр чәчелде. Бу эшкә биология укытучысы Әхмәтов җитәкчелек итте. Укучылардан М. Гобәев, Р. Хәялиев, Р.Мифтаховалар агач утыртуда актив катнаш­тылар.
Ә.Гыймадиев
5 июнь, 1952 ел,
№ 32 (1444), 2 бит
Күл тамчыдан җыела
Кайбычта әле күптән түгел генә яңа сулык ясалды бит. Ләкин ул күлнең суы бик аз әле, төбендә үрдәк бәбкәләре дә йөзеп түгел, җәяү йөриләр. Беркөн шул күл буена төшкән идем, бер бабайны очраттым. Бабай әйтә, улым, ди, без яшь чагында ди, «күл тамчыдан җыела» дип сөйлиләр иде, ди. Әллә бу күлнең дә тамчыдан җыелганын көтәргә уйлыйлар микән, ди. Мин нәрсә дип тә җавап бирер­гә белмәдем...
М. Мазаров
13 июль, 1952 ел,
№ 43 (1455), 2 бит
Табышмак
- «Урманда бар, колхозда юк». Ул нәрсә?
- Әллә шуны да белмәс дип уйладыңмы, «Н»хәрефе!
- Белүен дә белмәдең. Аның җавабы: «Яфрак азык».
- Ә-ә, төшендем, син: урманда яфрак азык күп, «Путь к свету», 16 партсъезд исемендәге, «Красное село» колхозларында бөтенләй юк, димәкче буласыңдыр?
Язып алучы Р.Нәбиуллин
13 июль, 1952 ел,
№ 43 (1455), 2 бит
Күлмәк трагедиясе
(«Кызыл байрак»
артеленә багышлана)
Йөрдем айлап, «Кызыл байрак»
Тегеп биргәнче күлмәк,
Тик булмады, уңмадым мин,
Эшләмәделәр юньләп.
Терсәгемә җитә язып
Төшеп тора иңнәре,
Бармак очларыннан уза
Капчык кебек җиңнәре.
Сорадым: кем ак ефәкне
Кара җеп белән теккән?
Әйттеләр: безнең ак җепләр
Карасын тегеп беткән.
- Такмагансыз бер төймә дә, -
Дигәч тегүче көлә:
Көн кызу, ычкындырырга
Барыбер туры килә.
Хуҗа Котбетдин,
2 август, 1952 ел,
№ 49 (1461), 2 бит

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Кайбыч таңнары» газетасының 85 еллык юбилеена әзерлек кысаларында яңа рубрика: төрле елларда басыл...