Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Кайбыч таңнары” газетасының актив хәбәрчесе, укытучы, тарихчы, эзтабар Әхәт Садриевка 80 яшь тула

    Укучыларыбызга сугыш темасына язылган бихисап мәкаләләре аша таныш буган Әхәт ага Садриев март башында ел саен гомер бәйрәмен каршылый. Быел аның юбилей елы. Әхәт агага 80 яшь тула. Ләкин аңа үз яшен һич тә бирерлек түгел әле. Ә моның бар сере - хәрәкәттә. Кайчан карама, Әхәт ага әле анда йөгерә,...

    Аның энергиясенә, хәрәкәтчәнлегенә чын-чынлап шаккатырлык. Бер карыйсың, ул мәктәптә дәрес бирә, бер карыйсың - музеенда малайларга кызып-кызып сугыш турында сөйли, икенче карыйсың, кулына кәгазьләр, материаллар белән шыплап тулган портфелен тотып, каядыр очрашуга йөгерә. Кыскасы, тик торырга - вакыты, дөресрәге, теләге юк аның.

    Әхәт аганы байтактан беләм. Ул - моңарчы мин эшләгән «Яшел Үзән» редакциясенең еш кунагы. Бер-бер артлы табадан төшеп торган язмаларын ташып кына тора. Полосага (газета бите журналистикада шулай атала. - А.Г.) салган материалын укып китәргә дә иренми, шалтыратуыбыз була, очып диярлек килеп җитә. Шул арада әллә никадәр кызыклы нәрсәләр сөйләргә өлгерә. Чөнки күп йөри, күп күрә, күп белә. Иң яратканы, әлбәттә инде, сугыш темасы. Сугыш турында ул сәгатьләр буе туктаусыз сөйли ала. Көчле сугышлар барган урыннарда - Бөек Новгород янындагы Мясной Бор авылында, сугышчыларның каны коелган башка җирләрдә дистәләгән экспедициядә катнашып кайтканнан соң берничә көн үтүгә, шул хакта тәфсилләп язылган мәкаләсен редакция өстәленә китереп тә сала...

    Әхәт ага Садриев, гомерен балалар укытуга багышлаган кеше, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Апас районының Чатбаш дип аталган кечкенә генә авылында ун балалы гаиләдә үсә ул. Нәселләрендә укытучылар була, ләкин мөгаллимлек юлыннан китүенә, үзе әйтүенә караганда, туганнарының катнашы юк. Бу һөнәргә карата мәхәббәте, көтмәгәндә диярлек, туган авылыннан дүрт чакрымдагы Кызыл Тау мәктәбендә белем алганда кабына. Армиядән кайткан төз гәүдәле, хәрби киемле җитез майорның, ак җәймәләр җәеп, атка менеп атлануларына, оста итеп турникта атынуларына, гер күтәрүләренә бик тә кызыга һәм шул чакта катгый карарга килә: ул, һичшиксез, укытучы булачак! Мәктәп директоры Гобәйдулла абыйсы Шәфигуллин кебек. Җитмәсә, директорның җәмәгате дә укытучы бит, рус теленнән белем бирә. Ә аның сөйләшүләреме? Эх, Асия апа кебек русча белсәң иде, дигәннәрен әле дә булса яхшы хәтерли Әхәт ага.

    Әнә шул хыяллары аны педагогия техникумына китерә. Әтисе Шәйхетдин ага, якын-тирә авыллардагы сельпо кибетләреннән җыеп, Тәтешкә ат белән йомырка ташый торган була. Әхәт ага, ул чакта әле япь-яшь малай, әтисенең йомырка төягән арбасына утырып, Тәтешкә килә һәм атаклы педагогия техникумы бусагасын атлап керә.

    Мәктәпне гел бишкә генә тәмамлаганга, укырга җиңел керә, имтихансыз алалар. Тик авыл малаена русча укып китүе җиңел булмый. Баштарак аңа яхшы укый торган бер-ике кызны булышырга билгелиләр. Аларның да ярдәме тия, үзе дә тырыша торгач, студентлар арасында үзен судагы балык кебек хис итә башлый.

    1954 елдан бирле Әхәт аганың тормышы, нигездә, мәктәп белән бәйле. Бу эшкә ул 60 ел гомерен багышлый. Шуның 42 елы Апас районы мәктәпләрендә белем биреп уза. Физкультура, тарих укыту белән бергә, табигатьне яратканга, укучыларны экология проблемаларына битараф булмаска өйрәтә. Укучылары экология буенча олимпиадаларда даими рәвештә призлы урыннарны яулыйлар.

    Күп балалы гаиләдә туып, авыз тутырып ипи ашарга тилмергән чорда үссә дә, Әхәт ага нык була, куйган максатына карап, гел алга бара. Тырышлыгы, үткенлеге хакына язмыш та бүләкли: укытучы буласы иде дигән теләге чынга ашып кына калмый, ә мөгаллимә туташ белән дә кавыштыра. Җәмәгате дә, нәкъ менә бала чактагы укытучы Асия апасы кебек, рус теле белгече булып чыга. Мөслим туфрагында туып үскән Рәйсә ханым белән Әхәт ага, бер-берсен аңлап, тату гомер кичерәләр. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары, кияүләре, оныклары бергә җыелгач, өй тула.

    Садриевлар Яшел Үзәнгә 1997 елда гына күчеп килсә дә, гүя гомер буе монда яшәгән: Әхәт аганы белмәгән, танымаган кеше юк. Чөнки тик торуның нәрсә икәнен белмәгән, аралашырга яраткан Әхәт ага биредә дә муеннан эшкә чума. Эш сорап, үзләренең йорты янындагы 9нчы лицей директоры янына керә. Кабул итәләр. Эшкә керешүгә үк, директорга биредә музей оештыру тәкъдимен әйтә. Маршал Жуков исемен йөрткән урамда урнашкан мәктәптә ничек инде музей булмаска тиеш?! Почмак бирәләр, экспонатлар сыймый башлагач, бүлмә алуга ирешә. Әхәт абыйның музее хәзер 9нчы лицейның гына түгел, ә бөтен районның горурлыгы. Бөек Ватан сугышына бәйле экспонатларга шулкадәр бай музей республикада да сирәк. Әхәт абый биредәге һәрбер экспонат турында, төнлә уятып сорасалар да, әллә никадәр сөйли ала. Чөнки ул аларның барысын да диярлек сугыш узган урыннардан үз куллары белән казып алып кайткан.

    Россия Федерациясе хәрби-тарихи фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты Әхәт Шәйхетдин улы - тарихчы-эзтабар, республиканың «Хәтер китабы» редакциясенең редколлегия әгъзасы буларак та, Бөек Ватан сугышы тарихын барлауга кагылышлы күп эш башкарган кеше. «Хәтер китабы» редакторы урынбасары Михаил Черепанов белән 1990 елдан бирле тыгыз хезмәттәшлек итеп, Ватан сугышында катнашкан батыр сугышчыларның: һәлак булганнарның, исән калганнарның исемнәрен барлауда әйтеп бетергесез мөһим эш алып бара. Әхәт Садриев 1970-1974 елларда Апас (Кайбыч) районнарының РОНО мөдире, ә 1974-1977 елларда Борындык урта мәктәбе директоры булып эшли, 1977-1981 елларда Польша халык республикасында 26нчы урта мәктәптә директор урынбасары - завуч вазыйфаларын башкара. Эшен яратып, тырышып үти, күпсанлы хөрмәт кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнә, Яшел Үзән шәһәренең мактаулы кешесенә әйләнә, медале белән бүләкләнә.

    Әхәт абый хакында күп язарга була. 80 яшь тулды дип, ул әле игелекле эшләр башкарудан туктарга җыенмый. Шушы яшенә җитеп, аруның нәрсә икәнен дә белми. Көн саен йөгереп мәктәбенә килә. Шулай кирәк булган өчен түгел, укучыларны яратканга. Укучылар да үзен сырып алырга гына тора. Бигрәк тә урта сыйныфтагы малайлар. Музее бервакытта да буш тормый. Төрле мәктәпләрдән, төрле яшьтәгеләр киләләр. Ә Әхәт ага моңа шат кына. Килсеннәр, күрсеннәр, сорасыннар, Әхәт аганың сөйлисе сүзләре һәркемгә җитәрлек.

    Р.S. «Кайбыч таңнары» газетасы белән даими элемтәдә торучы Әхәт абыйны юбилее белән коллективыбыз исеменнән котлыйбыз һәм саулык, шатлык-сөенечләр, тигезлек телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: