Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Кайбыч таңнары» редакциясе коллективына рәхмәт белдерелде

    Кайбыч районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Заһидуллина редакция коллективына Рәхмәт хаты тапшырды. Анда болай диелә:

    "Хөрмәтле "Кайбыч таңнары" газетасы журналистлары! Район газетасында бишенче чакырылыштагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлауны актив рәвештә яктыртканыгыз өчен, территориаль сайлау комиссиясе, шулай ук үз исемемнән тирән рәхмәтемне белдерәм. Сезнең ярдәмегез белән без һәр өйгә, һәр сайлаучыга барып җитә алдык. Алдан тавыш бирү мөмкинлеге турында да, депутатлыкка кандидатлар турында да сайлаучыларыбыз,нигездә, район газетасыннан укып белде. Шулай ук һәрбер сайлау участогының, территориаль сайлау комиссиясенең мөһим датага әзерлек алып баруын да киң яктырттыгыз. Тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, сайлаулар барышын үз сайтыгызда оператив яктырттыгыз, хәбәрләр укучыга кайнар килеш килеп иреште. Сайлаучы әле тавыш биреп өенә дә кайтып җитә алмады, инде газетаның сайтында сайлау участокларында тавыш бирүне яктырткан мәкаләләр, фотографияләр пәйда булды. Сайлаучыларның сайлау участокларына килеп тавыш бирү процентының югары булуында сезнең дә өлешегез зур.

    Сезгә алга таба да иҗат ялкыны, һөнәри баскыч буйлап югарыга күтәрелүегезне, һәрбер башлангычта уңышларга ирешүегезне телим. Каләмегез һәрчак үткен булсын! Киләчәктә дә тыгыз хезмәттәшлек итик".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: