Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Кайбыч таңнары” редакциясе “Сөйкемле бала” фотоконкурсын игълан итте

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз, чираттагы бәйгебезгә дә йомгак ясар вакыт җитте.

    Бу бәйге катнашучылар саны буенча алдагысыннан бераз калышса да, фотолар бик матур иде. Без аларның сыйфатлыларын сайтыбызга урнаштырдык, һәм анда теләгән һәрбер кеше кереп тавыш бирде. Барлык фотолар арасында иң күп тавышны Ульянководан Нина Стерякова җыйды. Укучыларыбыз бу фотога 170 тавыш бирде. Әлеге укучыбыз белән киләсе саннарыбызның берсендә таныштырырбыз. Ә хәзер чираттагы бәйгене игълан итәбез. Без аны "Сөйкемле бала" дип атадык. Хөрмәтле укучыларыбыз, балаларыгызның иң матур фотоларын безгә җибәрегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: