Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Кайбыч таңнары” журналистлары төнлә ник йокламый

    Ел әйләнәсе без, журналистлар, кайсы гына авылга бармыйбыз да, кайсы гына һөнәр ияләренең эшчәнлеген яктыртмыйбыз. Инде бу юлы үзебезне языйк, дидек. Подписка, җәмәгать. Кайсы гына редакция белән элемтәгә кермә, һәрберсенең телендә шул гына. Кем әйтмешли, ятсак подписка, торсак подписка...

    Яшерен-батырын түгел, соңгы вакытта аны оештыру бермә-бер катлаулашты. Халыкның газета-журнал укудан берникадәр дәрәҗәдә читләшүен инкарь итеп булмый. Моның сәбәпләре күп һәм төрле. Беренчедән, хәзер мәгълүмат чыганаклары күп. Электрон мәгълүмат чаралары - радио һәм телевидение, шул исәптән интернет мәгълүмат кытлыгын тулысынча бетерде. Моны танымыйча булмый. Аннан, узган ел Россия почтасы язылу бәяләрен кискен күтәреп куйгач, вакытлы матбугатка подписка бераз кимеде. Ләкин без аңа карап кына күңелебезне сүрелдермибез. Гомер буе газета укыган кеше бәя артты дип кенә укудан туктамаячак. Бер-бер артлы барлыкка килгән төрле басмалар да, интернет та газетага җитми. Укыган кеше барыбер языла, укый. Ай үз урынында, кояш үз урынында булган кебек, табадан яңа гына төшкән, буяу исе аңкып торган газетаны бернинди радио да, интернет та алмаштыра алмый. Аның бит исе генә дә ни тора? Мин үзем, мәсәлән, яңа газетаны кулыма алгач, башта исним. Әйе, исним. Кечкенәдән шулай гадәтләнгән. Мичтән чыккан ипинең исе ничек бөтен өйгә таралса, яңа гына типографиядән кайткан газетаның да исе бар.

    Безнең өйгә электән-электән кочак-кочак газета килә иде һәм без аларны, беребез бетергәнне дә көтмичә, укыган битләрен алмаштырып ала ала укый идек. Ул чакта әле мин үземнең язмышымны вакытлы матбугат белән бәйләрмен дип белми идем. Кулга журналист дипломы алып, редакциядә эшли башлаганнан бирле, газетага бәйле бөтен нәрсә тагын да якын һәм кадерлегә әйләнде. Кышкы салкында, җәйге челләдә материал артыннан йөрисе булса да, башкалар төн йокысы йоклаганда мәкалә язсаң да, полосалар (газета битләре журналистикада шулай атала) укый-укый куллар, җиңнәр кап-кара булса да, кайчак ул кара борынга кадәр менсә дә, берәр төрле хата китмәде микән дип, төн урталарында котлар очып уянсаң да, яраткан эш яраткан эш инде. Эшең булу - бәхет, ә инде яраткан эшнең ни икәнлеген әйтеп тору да артык. Бер көчле коллективта ике дистә елга якын эшләгәннән соң шундый ук көчле коллективка эләгеп, көн саен хезмәттәшләреңне сагынып эшкә килү үзе генә дә ни тора?!

    Газета-журналлар күп, "Кайбыч таңнары" - бер генә

    Тагын бер подписка чоры тәмамланып килә һәм безнең янәдән үз укучыларыбызга исәнмесез дип әйтер чак җитә. Аңа кадәр әле ике атна бар. Шуңа күрә дә, булмаган вакытыбызны бар итеп, эш сәгате белән исәпләшмичә, авылларга чыгабыз. Максатыбыз - район елъязмасын һәр өйгә китерү. Узган җомгада Чүтидә йөреп кайттык. Хат ташучылар белән бергә газета тараттык. Миләүшә әле күптән түгел генә эшли башласа да, бик яраталар үзен. Ягымлы, чибәр, җитез кыз. Коеп куйган почтальон! Ә Наилә апа Зөбәерова өч дистә елдан бирле шушы хезмәттә. Почтальон гына белә дип, бик дөрес җырлыйлар. Авылдагы һәр йортны, андагы кешеләрне биш бармагы кебек белә ул. Сүзен үлчәп кенә сөйли торган Наилә апаны һәр йортта туганы кебек көтеп алалар. Чүти халкы безнең газетаны яратып укый. Алдырмаучылар күп түгел, Наилә апа тарата торган йортларда әле язылмаучылар, язылып куйдылар. Матур авыл. Шушы авылда туып-үскән кешеләрнең шактые Мәскәүгә китеп урнашып, авылга кайтып матур-матур йортлар җиткереп куйганнар. Ул өйләргә карап сокланып, тыкрыклардан кар-боз ерып йөри торгач, караңгы да төште, аяклар да манма су булды.

    "Анда ни бар?"

    Авылларда йөргәндә төрле сүзләр ишетергә туры килә. Кайберәүләр: "Анда ни бар соң?", - диләр. Ә ни кирәк соң? Дөрес, бездә кем кем белән төн кунган, кем кем белән сугышкан, кем каян ничә сумга күлмәк сатып алган юк. Андыйларны бүтән газеталар яза. Җаны теләгән елан ите ашаган дигән шикелле, теләгән кеше алдырсын да, укысын да. Укучыларыбызга бары тик шуны җиткерәсебез килә: газета ул иң беренче чиратта, мәгълүмат чыганагы һәм без, дәүләт газетасы буларак, дәүләт заказын үтибез, район җирлегендә булган бер вакыйга да безнең игътибардан читтә калмый. Күпләр моны аңлый, билгеле, берничә исемдә газета алдырсалар да, район газетасын иң беренче укый башлыйбыз, диләр. Бүгенге көнгә районда бердәнбер рәсми мәгълүмат чыганагы булып торган "Кайбыч таңнары"на өч меңгә якын кеше язылган. Безгә ышаныч белдерүегез өчен, рәхмәт сезгә, хөрмәтле укучыларыбыз. Без сезнең өчен эшлибез. Көндәшлек шартларында югалып калмыйча, сыйфатлы газета чыгарырга тырышабыз. Авылыгызда кызыклы яңалыклар, гыйбрәтле хәлләр булса, чакырыгыз, йә булмаса үзегез языгыз. Район елъязмасын бергәләп языйк. Ә инде теләк-тәкъдимнәрегезне, фикерләрегезне белер өчен анкета тәкъдим иттек. Шуны тутырып, безгә җибәрегез яисә китереп бирегез. Анкета сорауларына җавап биргән кешеләрнең бүләккә ия булу мөмкинлеге бар. Бүләкләрне районыбыздагы эшмәкәрләр тәкъдим итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: