Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Кайбыч таңнары” журналисты республика бәйгесендә җиңү яулады

    "Кайбыч таңнары" газетасы редакциясендә дипломнар саны тагын бергә артты. Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе республика журналистлары арасында иң яхшы мәкаләләргә бәйге игълан иткән иде.


    Бәйге шартлары буенча анда ассоциация эшчәнлеген яктырткан мәкаләләр генә кабул ителде. Бу бәйгедә "Бизнес башларга 70 яшь тә чик түгел" дигән мәкаләсе белән журналист Луиза Сөнгатуллина җиңү яулады. Казанда узган бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә дипломнарны ассоциация рәисе Хәйдәр Хәлиуллин тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: