Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Кайбыч таңнары”на 1 апрельгә кадәр язылып калыгыз

    Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Вакытлы матбугатка вакытыннан алда язылу барганлыгын хәбәр иткән идек инде. 1 апрельдән исә газетага яңа бәядән языла башлыйбыз. Бу хакта алдан ук хәбәр итеп, 2015 елның икенче яртысына "Кайбыч таңнары"на бүгеннән үк язылып куярга киңәш итәбез. Чөнки газетаны тарату бәясе 10 процентка артачак. Ул язылу бәясендә чагыла...

    Киләсе айдан газетабызга язылу халык өчен - 534, оешма һәм учреждениеләр өчен 549 сум булачак. Күргәнегезчә, бәяләр шактыйга арта. Акчаның бәясе төшеп, товар бәяләре күтәрелгән чорда моңа әллә ни гаҗәпләнәсе түгел. Димәк, кыйммәтле газета чыгара башлыйбыз. Тик без укучыларыбызның берсен дә югалтмабыз дип ышанабыз. Матбугат дәрьясында газета-журналлар күп булса да, райондагы бөтен яңалык-хәбәрне җиткереп баручы "Кайбыч таңнары" бер генә һәм ул һәрбер йортка килергә тиеш дип уйлыйбыз. Сез дә, хөрмәтле укучыларыбыз, безне аңлап, үзебезнең газетага өстенлек бирерсез дип ышанабыз. Ә без сезнең ышанычыгызны алга таба да акларга тырышырбыз.

    Оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары бу подписка чорында да алыштыргысыз ярдәмчеләребез булыр дип ышанабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: