Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • “Кайбыч таңнары”ның өч кубогы да Олы Урсакта калды

    Татарстанда игълан ителгән Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында без "Кайбыч таңнары" газетасы призына чаңгы ярышын Олы Урсак авылында, табигатьнең иң матур урынында үткәрергә булдык. "Кайбыч таңнары" газетасының туган көне уңаеннан ел саен узучы бу ярышны быел Бөек Җиңүнең 72 еллыгына,ТАССРның 100 еллыгына, Экология елына багышладык.

    Әлеге ярышны без яңа Кайбычның елъязмасына әйләнгән газетабызны халык арасында тагын да популярлаштыру максатында оештырабыз. Районыбыз башлыгы да аны ел саен үткәрергә теләктәшлек белдерә. Олы Урсакта узган ярышны карарга ул үзе дә килгән иде.
    -"Кайбыч таңнары " газетасы коллективы менә 22 ел дәвамында укучылар, оешма, предприятиеләр командалары арасында чаңгы буенча эстафета ярышлары үткәреп килә. Моның өчен редакция коллективына тирән рәхмәтемне белдерәм. Газета тирән эчтәлекле, анда район тормышы киң яктыртыла. "Кайбыч таңнары"н һәр гаилә алдыртырга тиешләр дип саныйм. Традицияләрне дәвам итеп, алдагы елларда да мондый ярышларны үткәрергә, яшьләрне бергәләп спортка тартырга кирәк, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин ярышта катнашучыларны сәламләгәндә.
    Габделхәй Зиннәтуллин призына ярыш тәмамланганнан соң, газета призына эстафета башланып китте. Туган җирнең тарту көче көчлерәкме, әллә күнегелгән чаңгы юллары ярдәм иттеме, бу юлы өч кубокны да Олы Урсакта калдырып кайттык. Тугызынчы, унберенче класслар, авыл җирлекләре арасында да алар җиңде! Олы Кайбыч авыл җирлеге командасы өчен ярышкан мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова әйтеп узганча, мондагы чаңгы юллары, ул- экстрим! Кайбычта чаңгы юллары тигез бклса, монда ул бормалы, әллә ничә урында таудан төшеп, тау менәсе. Янгын сүндерү часте начальнигы Дамир Ибраһимов, Олы кайбыч мәктәбе укытучысы Фәнил Зиннуров та бар иде ул командада. Бәйгедә 9 класска кадәр укучылар арасында җиде, 11 класска кадәр укучылардан өч команда катнашты. "Кайбыч" полициясендә, Кече Мәме, Чүти, Олы Кайбыч, Олы Урсак авыл җирлекләрендә дә чаңгыда йөрергә яртаучылар, газетабызның якын дуслары яши икән. Олы Урсак мәктәбенең 9 класска кадәр укучылар командасы җиңүгә иреште. Олы Кайбыч һәм Борындык мәктәпләре икенче-өченче урыннарны бүлеште. Унберенче класслар укучылары командалары арасында да урсаклыларга тиңнәр булмады. Олы Кайбыч мәктәбе - икенче, Иске Тәрбит командасы - өченче урында. Оешма, учреждениеләр, авыл җирлекләре командалары арасында да Олы Урсак командасы бәйгене беренче булып тәмамлады. Олы Кайбыч авыл җирлеге командасы - икенче, чүтилеләр - өченче урында. Беренче урынны яулаган командаларга күчмә кубоклар, призлы урыннарга чыккан командаларга дипломнар, акчалата бүләкләр тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: