Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • «Кайбыч таңнары»ның чираттагы җиңүе

    Узган атнада "Татмедиа" агентлыгында матбугатта террорчылыкны, экстремизмны кисәтү, этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча республика һәм район газеталары арасында игълан ителгән бәйгегә йомгак ясалды.

    Әле икенче елын гына үткәрелүче әлеге бәйгедә "Кайбыч таңнары" газетасы журналистлары да актив катнашты. Узган елгы бәйгедә анда бер журналистыбыз "Шикле кеше" дигән мәкаләсе белән беренче призга лаек булган иде. Быел коллективыбыз белән катнаштык һәм без кабат җиңүчеләр арасында! Бүләкләү тантанасы "Татмедиа" агентлыгында узды. Без бу җиңүебез белән чиксез горурланабыз. Чөнки әлеге тема катлаулы, журналист һәр сүзне җиде кат үлчәп, фактларны дөрес яктыртырга тиеш. Татарстан Дәүләт Советында мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитет рәисе Рәзил Вәлиев та бәйге тематикасының актуаль булуына басым ясады.
    - Республикада төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвендә журналистларның да өлеше зур, - диде ул. Татарстанның экстремизм, ришвәтчелекне кисәтү, милләтләр арасындагы дуслыкны ныгыту буенча үрнәк төбәк булуында алар әйдәүче роль уйный. Мин барлык матбугатны да күзәтеп барам, бу өлкәдә хаталар җибәрәсез дип уйламыйм, киресенчә, сез һәрвакыт республиканы дус гаилә итеп күрсәтергә омтыласыз. Мин сезнең иҗади эшләрегездә генә түгел, ә ямьсез күренешләргә каршы көрәштә дә җиңүчеләр булуыгызны телим.
    Ә Казан федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш институты директоры, жюри әгъзасы Рамил Хәйретдинов болай диде:
    - Без фәнни тикшеренүләр, сораштырулар да алып барабыз. Аларның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, республикада яшәүчеләрнең 90 проценты бездә тотрыклылык саклана дип саный. Мондый тотрыклы мохитны журналистлар да тудыра. Сезнең бәйгегә җибәрелгән мәкаләләрне укып чыккач, югары профессионализмга ия булуыгыз белән беррәттән, республиканы чәчәк аттыру юнәлешендә дә максатчан эшләвегезне күрдем.

    Бу бәйгедә җиңүебез - районда шушы юнәлештә максатчан эш алып барылуының матур нәтиҗәсе дә әле ул. Чөнки буш җирлектә тирән эчтәлекле мәкаләләр язып булмый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: