Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары белемнәрен арттырды

    Кайбыч территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе үткәрүче укуларның беренче этабында булып кайтты.

    Республиканың барлык төбәкләрендәге территориаль сайлау комиссияләре өчен мондый укулар 2016 елның 18 сентябрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар уңаеннан үткәрелә. Бу зона укуларына Мәскәү бермандатлы сайлау округына керүче территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары чакырылган иде. Әлеге округка Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары, Кайбыч, Апас, Арча, Әтнә,Буа, Югары Ослан, Биектау Чүпрәле, Яшел Үзән, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары керә. Сайлау технологияләренә кагылышлы укуларны Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, аның урынбасары Валентина Каменькова үткәрде. Алар Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлау турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр, ул кануннарның төгәл үтәлергә тиешлеге, аңлату эшләре алып бару, документларны төгәл тутыру һәм башкалар турында сөйләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: