Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч укучылары республика бәйгесендә катнаша

    Район мәктәптән тыш эшләр үзәгендә "Ватан сагында" IV республика рәсемнәр бәйгесенең муниципаль этабына нәтиҗә ясадылар.

    Анда безнең районнан барлыгы сигез мәктәп катнашты. Мәлки мәктәбеннән Карина Петухова, Иске Чәчкабтан Ранис Гаттаров, Олы Подберезьедан Радмира Николаева, Бәрлебаштан Анастасия Лазарева, шул ук мәктәп укучысы, мәктәптән тыш эшләр үзәгенең яшь юл хәрәкәте инспекторы түгәрәгендә шөгыльләнүче Айгөл Баһавиеваның эшләре Казан шәһәренә җибәрелде. Яшь буында сынлы сәнгать чаралары ярдәмендә ватанпәрвәрлек, Ватаныңны ярату хисе тәрбияләү максатында республика мәктәптән тыш эшләр үзәге тарафыннан үткәрелүче әлеге бәйгенең республика этабына нәтиҗә 5 февральдә ясалачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: