Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч укучылары җәйге каникулда акча эшли

    Кайбыч яшүсмерләре җәйге каникулларын файдалы итеп уздыра. Җәйге каникулларда эшкә урнашып, вакытларын җәмгыятькә файдалы хезмәткә багышлаучы укучылар шактый.

    Район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Эльвира Камалиева әйтүенчә, 1 июльгә үзәк аркылы 21 бала эшкә урнашкан. Әлеге яшүсмерләр "Ак Барс Кайбыч-1", "Ак Барс Кайбыч -2" һәм "Ак барс Кайбыч -3" хуҗалыкларында эшли. Җәйге каникуллар вакытында үзәк аша 113 укучыны эшкә урнаштыру мөмкинлеге бар, аларга, төп хезмәт урыннарыннан тыш, үзәк аша 1275 сум акча түләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: