Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч укытучылары Халыкара фестивальдән кайтты

    8-10 августта Алабугада VII Халыкара укытучылар фестивале үтте. Тантаналы ачылышта республика ТР Премьер - министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башкалар катнашты.

    Безнең районнан Алабугага Колаңгы, Федоровское, Ульянково мәктәпләре директорлары Рәвилә Гаффарова, Михаил Серяков, Наталья Челнокова тәҗрибә туплады. Фестиваль Халыкара дәрәҗәдә - Германия, Австрия, АКШ, Латвия, Эстония, Белоруссия, Казахстан вәкилләре катнашында узды. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән педагоглар бар иде. Бу илләр вәкилләре Татарстанга үзләренең тиңдәше булмаган укыту ысулларын алып килгән. Өч көндә 45 модератор 100 дән артык мастер-класс үткәрде, фестиваль мәйданчыгында илнең төрле почмакларыннан 1,5 меңгә якын белгеч җыелды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: