Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч урманчылары укучылар белән бергә 18 мең тонна ярым имән чикләвеге җыеп алды

    Быел Кайбыч урманнарында имән чикләвеге бик уңган. Урманчыларга әлеге кыйммәтле урман байлыгын җыярга мәктәп укучылары да ярдәм итә.

    "Кайбыч урманчылыгы"ның урманнарны торгызу буенча инженеры Елена Фирсова хәбәр иткәнчә, имән чикләвегенең күп булуына соңгы өч елда имәнлекләрне авиация юлы белән эшкәртү дә ярдәм иткән. Бүгенге көндә урманчылар һәм укучылар көче белән барлыгы 18 тонна 550 килограмм чимал җыелган. Имән чикләвеген урманчылык питомникларында утыртып, үсентеләр үстерәчәкләр, ә бер өлешен башка бер урманчылыкка җибәрәләр. Ул үсентеләрне алга таба Кайбыч урманнарына, юл буйларына утыртырга җыеналар. Мәктәп укучылары, урманчыларга ярдәм итеп, туган як урманнарын баетуга зур өлеш кертә. Урманчы Елена Фирсова имәннең биш елга бер тапкыр шундый күп уңыш бирүен дә әйтеп узды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: