Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч ветераннар Советы бәйгедә икенче урынга лаек булды

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан республика ветераннары оешмалары арасында уздырылган конкурста Әлфия апа Закирова җитәкчелегендәге Кайбыч ветераннар Советы икенче урынга лаек булып, районга Мактау кәгазе алып кайтты.

    Район ветераннар Советы бу конкурска Кайбыч районы буенча Бөек Ватан сугышы истәлекләренә багышлап төзелгән тирән эчтәлекле һәм бик матур бизәлешле альбом тәкъдим итте. Әлбәттә, оештыручылар бу хезмәтне югары бәяләгән. Районыбыз ветераннарының һәрвакыт актив булып, төрле чараларда катнашулары, республикакүләм ярышларда һәртөрле җиңүләргә ирешүләре безне шатландыра. Киләчәктә дә аларга иҗади уңышлар һәм саулык-сәламәтлек насыйп булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: