Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч ветераннары бөтен республикага мөрәҗәгать белән чыкты

    Районыбызның ветераннар Советы «Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Мәрьям ана иконасы соборын төзүгә барлыгы 112 мең 510 сум акча күчерде.

    Ветераннар Советы рәисе Әлфия Закирова хәбәр иткәнчә, әлеге изге эшкә барлык авыл җирлекләрендә дә өлкән яшьтәгеләр актив кушылган. Ульянково авыл җирлеге ветераннары, мәсәлән, 22500 сум, Олы Подберезьеда - 20450 сум, Олы Кайбычта - 14510 сум, Иске Чәчкабта - 15000 сум, Борындыкта - 12000 сум, Федоровскоеда - 7350 сум, Кече Мәмедә - 7200 сум, Колаңгыда - 4600 сум, Мөрәледә - 5650, Чүтидә 3000 мең сум, Кошманда 800 сум акча күчергәннәр. Әле алай гына да түгел, безнең ветераннар оешмасы Болгар ислам академиясе һәм Казан Изге Мәрьям ана иконасы соборын төзүгә ихтыяри нигездә хәйрия акчалары җыю инициативасы белән бөтен республика пенсионерларына мөрәҗәгать белән чыккан. Аларның инициативасын Республика Ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының республика советы һәм республиканың 14 муниципаль районы, Казан шәһәренең ветераннар оешмалары җитәкчеләре хуплаган. Бу хакта "Ватаным Татарстан" газетасы да язып чыкты.
    «Болгар ислам академиясен булдыру һәм Казан Изге Мәрьям ана иконасы соборын торгызу турындагы «Указны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов узган елның 4 ноябрендә, Халыклар бердәмлеге көнендә имзалаган иде», - дип яза газета. - «Яңа проектны тормышка ашыру эше ТР тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне торгызуның республика фондына йөкләнде. Барыбызга да мәгълүм булганча, аның чишмә башында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев торды һәм тора. Халык аңа ышана, шул исәптән борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген торгызудагы игелекле эшләре буенча да. Республикабызда милләтара һәм конфессияара тынычлык-татулыкны саклап калуга, алга таба ныгытуга юнәлдерелгән яңа проект асылда изге традицияләрне дәвам иттерү максатында пәйда булды.
    Шушы ике корылманы торгызуга акча җыю башланды, Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләре иң элек бер-берсенә ихтирамлы, дустанә мөнәсәбәте һәм бердәмлеге белән аерылып тора. Фронтларда яки тылда Бөек Ватан сугышының дәһшәтле елларын, сугыштан соң халык хуҗалыгын торгызу, үзгәртеп кору һәм Советлар Союзының таркалу чорын үз башлары аша кичереп, хәзер исә лаеклы ялдагы республикабызның өлкән гражданнары беркайчан да битараф күзәтче генә булмады.
    Бүген, республикада мөселманнар, шулай ук православие динендәгеләр өчен дә үтә мөһим булган тынылык һәм татулыкны саклау, рухи традицияләрне үстерүгә юнәлдерелгән игелекле эшкә керешелгән бер мәлдә, ТР Ветераннар (пенсионерлар) республика советы тарафыннан ТР Сәламәтлек саклау, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыклары, Мамадыш муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) советы белән берлектә оештырылган «түгәрәк өстәл»дә катнашучылар, Болгар ислам академиясен булдыру һәм Казан Изге Мәрьям ана иконасы соборын торгызуга хәйрия акчаларын җыю буенча игелекле акциягә кушылып, өлкән яшьтәге барлык гражданнарны, республикабызның барлык иҗтимагый ветераннар оешмаларын, ихтыяри нигездә, күңел кушканча, нинди дин тотуларына карамастан, югарыда телгә алып үтелгән корылмаларны торгызу өчен акча җыюда хәлләреннән килгәнче өлеш кертергә чакыра.
    Мамадыш шәһәрендә үткән «түгәрәк өстәл»дә катнашучылар Кайбыч муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) советы тәкъдимен гражданнарыбызның уңай кабул итәсенә һәм аның Татарстанда дуслык, татулык һәм тынычлыкның какшамаслыгына тагын бер дәлилгә әйләнәсенә ышанабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: