Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч ветераннары Татарстан Республикасы Президенты белән очрашты

    7 май көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган зур тантана узды.

    Бу дәрәҗәле чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Бөек Ватан сугышы ветераннары Гайнетдин Каюмов, Газиз Хәмидуллин, тыл хезмәтчәне - Колистрат Томлеев һәм сугыш ветеранының тол хатыны Асия Кәлимуллина катнашты. Олы Кайбычтагы Җиңү бәйрәменә багышланган митингта Асия апа барлык катнашучылар исеменнән бу очрашуны оештыручыларга олы рәхмәтен белдерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: