Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч ветераннарына Президент бүләге

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Кайбыч ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары килде.

    Рәхмәт сүзләре белән сугарылган ул открыткаларны ветераннарга шефлык итүче оешмалар җитәкчеләре илтә. Кече Мәме авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Ершовка Президент бүләге һәм редакция хезмәткәрләренең тәмле күчтәнәчен редактор Луиза Сөнгатуллина авыл җирлеге башлыгы Тамара Алексеева белән берлектә тапшырды.
    - Рәхмәт, әледән-әле хәлемне белешеп торасыз, гел яхшы бүләкләр белән киләсез,- дип каршы алды ул безне.
    Тамара Алексеева открытканы укыганда күзләре яшьләнде аның.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: