Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч янгын сүндерүчеләре янгынга каршы көрәште

    Бу юлы янгын Морза Бәрлебашы авылында чыкты.

    29 март көнне 15.52 сәгатьтә янгын сүндерү частенә бу авылда йорт януы турында хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр шунда ук юлга чыгып китә. Бәхеткә өйне саклап калалар, өй эчендә ике квадрат метр тирәсе генә урын янган була. Үзе генә яшәүче ирнең өенә газ кермәгән, электры да юк, диделәр. Миченә ягып, үзе чыгып киткән. Күрәсең, мичтән ялкын агач идәнгә төшкән. Бу йорт 2014 елның ахырында бер яна башлаган булган инде. Өстәвенә, ул страховкаланмаган да.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: