Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч яшь армиячеләре булдыра!

    Олы Кайбыч мәктәбе командасы «Алга, яшь армиячеләр!» дип аталган хәрби-спорт уеннарының зона этабында катнашты. Әлеге чараның финалы 2016 елның февралендә «Җиңү» дип исемләнгән Бөтенроссия хәрби-спорт уеннарының республика этабы кысаларында үтәчәк.

    «Алга, яшь армиячеләр!» чарасы «Патриот» республика спорт-патриотик һәм хәрби чакырылышка кадәрге әзерлек үзәге тарафыннан уздырыла. Аны үткәрүдә Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф һәм фән министрлыклары, республиканың Хәрби комиссариаты ярдәм итә. Безнең яшь армиячеләр командасы уңышлы чыгыш ясап, өч төрле уенның һәрберсе буенча өченче урынны яулады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: