Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч яшьләренең үрнәк алырлык кешеләре бар

    13 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Иҗтимагый яшьләр палатасының чираттагы утырышы узды. Форумда Татарстанның иҗтимагый оешмаларыннан 250 вәкил катнашты. Алар арасында Кайбычтан Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбе укытучысы Алсу Миңнуллина да бар иде.

    Әлеге форум узуга, без Алсу белән ул укыткан мәктәптә очраштык һәм аннан алган тәэсирләре белән уртаклашуын үтендек.

    - Татарстан тормышында гаять зур әһәмияткә ия булган шушы чарада катнашуыма бик шатланып кайттым. Республикабызда нәкъ менә яшьләргә таянуларына һәм безгә зур өметләр баглауларына ничек сөенмисең ди инде! Форум кысаларында өч мәйданда сөйләшү оештырылды. Мин үзем Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен билгеләгән "Стратегия - 2030" дигәнендә катнаштым, - диде Алсу. - Безнең алда стратегия проектын эшләүчеләрнең берсе булган Евгений Соболев чыгыш ясады. Ул икътисадны, бизнесны, мәгарифне үстерү һәм башкалар турында сөйләде. Бу проектны оештыруны Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов үзе тәкъдим иткән. Минемчә, әлеге форум безнең республиканың алдагы язмышын билгеләү өчен яхшы мәйдан булды. Проект Татарстанда яшәүче барлык кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә, спортка тартуны, гомер озынлыгын арттыруны да күздә тота.

    Кайбыч яшьләре лидеры бу юнәлештәге эшчәнлегенең нәтиҗәле булачагына тирән ышана. Алсу Миңнуллина безнең райондагы яшьләр парламентының президенты итеп тә сайланды бит әле. Бу парламент бездә әле күптән түгел генә оешты. Унҗиде авыл җирлегеннән җыелган яшьтәшләре юкка гына аның кандидатурасына тукталмады. Федоровское мәктәбенең яшь укытучысы үзенең лидерлык сәләтен күрсәтергә өлгерде инде. Районда үткәрелүче төрле чараларда актив катнаша. Үз мәктәпләрендә балаларның бию коллективын да оештырды, бәйге-фестивальләрдә уңышлы гына чыгыш ясыйлар. Төрле идеяләр белән янып йөрүче, һәркемгә ачык йөзле булган укытучыга яшьләр дә тартыла.

    Алсу әйтеп узганча, "Татарстан: эшлә, өйрән, уртаклаш, үзгәр!" мәйданында катнашучылар изгелек кылуны модага кертү һәм бу хакта социаль челтәр аша махсус акция башлап җибәрү турында да сөйләшкәннәр.

    - Кешеләргә яхшылык эшләүчеләр бу турыда башкаларга да хәбәр итә ала. Без дә әлеге акциягә актив кушылырбыз дип уйлыйм, чөнки игелекле гамәлләр кылуны көндәлек бурычыбыз дип саныйбыз. Без Картлар һәм инвалидлар йортында да еш булабыз, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә дә даими ярдәм итеп торабыз. Саный китсәң, күп алар, - диде Алсу.

    Иҗтимагый оешмалар вәкилләре әлеге утырышта "Президент белән бергә!" дигән уртак хәрәкәткә берләшү турындагы карарга килә. Сүз дә юк, республикада яшәүчеләр дә Татарстанның алга киткән төбәккә әйләнүен тели. Моңа уртак тырышлык белән генә ирешергә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: