Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч ЮХИДИ е үткәргән чираттагы рейд нәтиҗәләре

    Эчкән килеш руль артына утыручылар юлларда куркыныч тудыра. Алар үз гомерләрен генә түгел, юлга чыккан башка кешеләрнең дә тормышын куркыныч астына куя. Сентябрьдә дә район ЮХИДИе хезмәткәрләре әнә шундый шоферларны тоткарлады.

    ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Фирдүс Тимершин хәбәр иткәнчә, 14 сентябрьдә Корноухово авылы янында Апас районының Бакырчы авылыннан «ВАЗ-2114» автомобилендә килгән кеше тизлеген арттыру сәбәпле тоткарланган. Документларын тикшергән арада аның спиртлы эчемлекләр кулланганлыгы ачыклана. Район җәмәгать суды аны ел ярымга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иткән һәм 30 мең сум штрафка тарткан.

    16 сентябрьдә кичке сәгать алтылар тирәсендә Олы Кайбыч авылын әйләнеп үтүче юлда Кече Кайбычтан берәүне туктатканнар. Тикшерә торгач, аның правасы бөтенләй булмавы ачыклана, өстәвенә, салган да.

    22 сентябрьдә Олы Кайбыч авылы урамында «УАЗ» автомобилендә Апас районының Балтай авылыннан килгән кеше исерек килеш тоткарланган. Әлеге ике кешегә карата беркетмә төзелеп, документлары җәмәгать судына тапшырылган.

    Эчү, күргәнегезчә, яхшылыкка илтми. Штрафлар югары, өстәвенә праваңнан да мәхрүм итәләр. Хәзерге кыйммәтчелек заманында болай да акча җиткереп булмый, ә эчкечеләр эшләгән акчаларын суга салалар. Гаилә бюджетына күпме зыян китерәләр алар бу гамәлләре белән. Шуңа да рюмкага үрелгәнче, балаларыгыз, якыннарыгыз турында уйлансагыз иде. Ә балаларны укытуга, аларны сәламәтләндерүгә, спорт комплексына йөртүгә тоткан акчаларыгыз, меңе белән кире үзегезгә әйләнеп кайтачак. Зиһенле, сәламәт, тирән белемле бала үзе зур байлык бит ул. Эчкече гаиләләрдә үсүче балаларга бер дә рәхәт түгел, шуны аңласагыз иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: