КАЙБЫЧ ЮХИДИЕ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ ИСЕРЕК ШОФЕРЛАРНЫ АУЛЫЙ

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү, исерек хәлдә руль артына утырган автомобиль йөртүчеләрне ачыклау максатында журналистлар катнашында рейдлар еш үткәрелә. Аның чираттагысы узган атнаның җомгасында булды.
Без иртәнге якта Олы Тәрбит авылына юл тоттык. Юлда барганда бер авылда туктап алдык: бер шофер капкасы янына кайтып туктаган, әмма өенә кереп җитә алмаган, машинасында йоклап ята. Кичтән яхшы гына салган Николай абзый төнне машинасында үткәргәнме, башы авыртуына түзә алмыйча, иртән генә чыгып утырганмы, ачыклык кертеп булмады. Шуңа да ЮХИДИ хезмәткәрләре аңа кисәтү ясау белән генә чикләнде. Без рейдка чыккан көнне юлда салмыш шоферлар очрамады, ә менә иминлек каешын эләктермичә йөрүчеләре шактый күп булды. Шофер үзе дә, пассажиры да каешны эләктермәгән. Юл-транспорт һәлакәтләре вакытында фаҗигале рәвештә үлем очраклары нәкъ менә шул каешны инкарь итүгә бәйле. Машина йөртүчеләр бу хакта яхшы хәбәрдар булсалар да, үзләренең дә, юлдашларының да гомерләрен куркыныч астына куялар. Бу көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре шоферларга карата унбиш беркетмә төзеде.
Кичке сәгать бишләр тирәсендә рейдтан кайтып киләбез. Турминский авылында асфальт юлның уртасында ук диярлек бер адәм йоклап ята. Туктадык. Мәлки авылы кешесе булып чыкты. Исереккә диңгез тубыктан шул, машина таптап китәр, дигән уй башына да кереп карамаган күрәсең.
- Авыл урамнарында төнлә җәяүле исерекләрне еш очратырга туры килә. Аларга юл ни дә, сукмак ни, барыбер. Караңгыда машина таптап китәр, дип тә уйламыйлар, киресенчә, кулларын болгый-болгый техника каршысына чыгалар, - диде ЮХИДИнең баш инспекторы Фирдүс Тимершин. - Көннәр җылынгач, мотоциклда җилдерүче үсмерләр күренә башлый. Аларның гадәттә праволары, башларында каскасы булмый. Балалар велосипедта йөри башлады. Әти-әниләре аларга карат игътибарлы булсын иде. 12 апрельдә төнлә Турминский авылы янында юл-транспорт һәлакәте булды. 1967 елгы ир-ат тизлекне нык арттырган һәм юл читенә төшеп капланган. Үзе генә түгел, янында район мәктәпләрендә укучы бер кыз бала да була. Алар икесе дә авыр хәлдә Буа шәһәрендәге сырхауханәгә озатылды. Хәзер тикшерү эшләре бара.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4500
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.20300
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.14600
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3000
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.15700
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.25900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.89300
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11000
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32100
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.43400
-
9 гыйнвар 2021 - 11:00Чүтидә Раштуа турниры узды Раштуа бәйрәме алдыннан Чүти урта мәктәбенең спорт залында “Гөбенә” агрофирмасы призына волейбол буенча Раштуа турнир” үткәрелә.44400
-
8 гыйнвар 2021 - 14:38Кайбычлылар бадминтон чемпионатында катнашты Яңа ел каникуллары көннәрендә районыбыз спорт сөючеләре ярышларда актив катнаша.51200
-
6 гыйнвар 2021 - 15:30Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның Раштуа бәйрәме уңаеннан котлавы Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар!14600
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены уздыЯбалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.12100
-
18 гыйнвар 2021 - 07:54Кайбычта авыл җирлекләрендә җыеннар башлана 18 гыйнвардан авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана.25900
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.20300
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.15700
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.14600
-
20 гыйнвар 2021 - 09:12Ябалак җирлегендә халык җыены узды Ябалак авыл җирлегенең халык җыены Кече Кайбыч авылындагы мәдәният йортында узды.12100
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.4500
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.3000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика