Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбыч юллары кышка әзер

    ТР Министрлар Кабинетында 10 ноябрьдә журналистлар өчен узган брифингта республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин Татарстанда төбәк дәрәҗәсендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының кышка 100 процент әзер булуын хәбәр итте. Аның әйтүенчә, подрядчы оешмалар карамагында 1035 берәмлек махсус техника булдырылган. Автомобиль юлларында үзгәреп торучан һава торышы шартларына җайлашуны...

    Районда юлчыларның алда торган кышкы сезонга әзерлеге белән кызыксындык.
    - Кайбыч юл участогы карамагында 223 чакрымнан артык юл бар. Кышкы чорга җитәрлек күләмдә ком-тоз катнашмасы булдырылды. Район территориясендәге юлларны тәртиптә тотарга техникабыз бар. Без Олы Кайбычта урнашкан метеостанция белән тыгыз элемтәдә эшлибез, һава торышындагы үзгәрешләрне белешеп торабыз, - диде "Татавтодор" берләштерелгән акционерлык җәмгыятенең Апас филиалының Кайбыч юл ремонтлау, төзү участогы начальнигы Илгиз Сабиров.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: