Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • КАЙБЫЧ ҮЗӘГЕНДӘ АЛМАЛАР ӨЛГЕРГӘН!

    Кайбыч район үзәгендә моннан берничә ел элек утыртылган алмагачларда мул булып алмалар өлгерде. Үзәккә керә торган юл буйлап үсеп утыручы алмагачлар сусыл алмалардан сыгылып төшкән. Ул алмаларны райондашлар файдалы итеп куллансыннар иде!

    Ә бу шигырь юллары шул мул уңышны күргәч, күңелгә шаян шигъри юллар килде:

    (Г.ТУКАЙга ияреп)

    Нәкъ Идел аръягында бардыр бер район - "Кайбыч" диләр;

    Шаулаганда имәннәре "урманнары җырлый" диләр.

    Гәрчә монда тумасам да, мин монда килгән идем;

    Бу җирләргә дан киләсен, мин күптән сизгән идем.

    Кайбычны мин һич онытмам, һәр ягы урман икән;

    Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган икән.

    Зурмы дисәң, зур түгелдер, бу район бик кечкенә;

    Елга, күлләрен санасаң - Гөбнә дә, инеш кенә.

    Монда бик салкын, вә бик эссе түгел, урта һава;

    Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.

    Борындыкта кып-кызыл кура җиләк тә, җир җиләк;

    Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

    Кайбычның нәкъ үзәгендә сусыл алма, миләш үсә,

    Беркем кырын сүз әйтмәс күк, әгәр берәү җыеп китсә.

    И, районның уңган халкы, ташла эшеңне, алма җый!

    Кайнатма яса алмадан, йә булмаса как кой!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: