Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычка Татарстан Бадминтон Федерациясеннән килделәр

    Соңгы елларда районда спортның бадминтон төре аеруча үсеш алды. Бадминтонны бигрәк тә Борындык мәктәбе укучылары ярата. Үз эшенең фанаты булган физкультура укытучысы, тренер Хәмзә Юнысов булачак чемпионнар әзерләүгә зур өлеш кертә. Аның укучылары республикабызның бадминтон буенча җыелма командасы составында Россия төбәкләрендә үткәрелгән турнирларда да уңышлы чыгыш ясый.

    Бадминтончылар нинди шартларда шөгыльләнә соң? Әлеге сорауга ачыклык кертү максатында Борындык мәктәбенә Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенең баш тренеры, Россиянең яшүсмерләр командасы тренеры Игорь Назаров һәм федерация вәкиле Евгений Салюков район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов белән берлектә килде. Алар тренер Хәмзә Юнысов, мәктәп директоры Рамил Гарәфиев белән очрашты.
    - Татарстан, Россия күләмендә бадминтон ярыш­ларында уңышлы чыгыш ясап килгән яшь спортчылар тәрбияли алуыгыз мактауга лаек. Әмма балалар шөгыльләнүче залыгыз кечерәк икән. Димәк, бер пар уйнаганны калганнары карап торырга мәҗбүр. Ә бадминтон иркенлекне ярата. Монда ангар тибында спорт корылмасы төзелсә, без дә ярдәм кулы сузарга әзер,-диде Игорь Назаров. -Дәрәҗәле ярыш­ларда катнашучы спортчыларның рейтингы арта бара. Бу аларның карьера үсеше өчен мөһим. Быел каникуллар вакытында көчле спортчыларны Тәтеш районына өч атналык җыенга туплап, осталык­ларын тагын да арттырырга телибез. Киләчәктә язмышларын спорт белән бәйләргә теләгән егет-кызларга югары уку йортларының ишекләре ачык.Хәзер спорт факультетларында стипендияне дә яхшы түлиләр.
    Район яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Юрий Михайлов та җәйге чор өчен генә булса да, ангар тибындагы спорт корылмасы кирәклегенә басым ясады.
    Кунаклар Олы Кайбычтагы "Салават күпере" спорт комплексында да булды. Алар мондагы спорт залында бадминтон кырлары ясауда ярдәм итәчәкләрен ышандырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: