Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычка Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары килде

    Узган атнаның шимбәсендә районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов килде. Ул "Ак Барс Кайбыч" җәмгыяте филиалларындагы фермаларда эш барышы белән танышты.

    Министр урынбасары танышуны Олы Тәрбит авылы фермаларыннан башлады.Бу фермада 1086 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 437се - сыерлар. Савымчылар көненә 5176 килограмм сөт җитештерә. Нәҗип Хаҗипов малларны ашату рационы, көнлек савым, сыерларда мастит, тояк авырулары булу-булмавы, терлек азыгына лаборатор анализ ясалуы, контроль савым нәтиҗәләре белән кызыксынды. Салкын ысул белән асралучы бозауларны, ясалма орлыкландыру, ветеринария врачы бүлмәләрен дә карады.
    Нәҗип Хаҗипов Хуҗа Хәсән авылы фермасында малларның көррәк булуына игътибар итте. Ясалма орлык­ландыру технологы Вероника Губеева эшчәнлеге, узган елда күпме бозау алуы, шәхси хуҗалыклардагы сыерларны да ясалма орлыкландыруы турында сөйләде. Министр урынбасары малларны кышлату барышы белән канәгать булуын белдерде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да биредә үз эшенең осталары күп булуын әйтеп узды.
    - Бу төбәктә шактый еллар директор булып эшләгәнлектән, авыл хезмәтчәннәренең эшкә җаваплы карауларын яхшы беләм. Элек тә, хәзер дә әлеге филиал районда барлык җитештерелгән продукциянең яртысын диярлек бирә. Биредә терлекчелек продукциясе җитештерү яхшы оештырылган, ләкин ферма тирәләрен тәртипкә китерәсе бар әле, - диде ул.
    Надеждино фермасында министр урынбасары контроль савым нәтиҗәләрен караганда шуңа игътибар итте: монда көненә 40 килограммнан да күбрәк сөт бирүче ике сыер бар икән. 40 килограммга кадәр сөт бирүче сыерлар да шактый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: