Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычка Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры килде

    Узган атна уртасында Кайбычка Татарстан Респуб­ликасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин эш визиты белән килде.

    Министр район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин белән берлектә аеруча проблемалы булган юл участокларын карады. Алар шулай ук районда транспорт челтәрен үстерү переспективалары турында фикер алышты. Балык хуҗалыгы тирәсендәге юл участогыннан тимер юл кисешкән урынга кадәрге һәм Кайбыч-Камыллы трассасындагы Ульянково авылы ягына таба юлны якын арада төзекләндерү мөһимлеген дә билгеләп үттеләр. Шулай ук Бушанча-Кече Урсак юлын төзү планлаштырыла, Каргалы -Олы Подберезье юлын төзекләндерү дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: