Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычка язучылар килде

    Татарстан Республикасында Әдәбият елы уңаеннан Мәдәният министрлыгы, Татарстан язучылар берлеге районнар җитәкчелеге белән берлектә урыннарда очрашулар үткәрә.

    Олы Кайбыч мәдәният йортында шундый очрашу язучылар Әмир Камалиев (Әмәнулла), Хәбир Ибраһимов, Гөлүсә Закирова һәм Марат Закировлар катнашында узды. Язучылар залда утыручыларны иҗатлары, Марат Закиров үзе эшләгән "Безнең Мирас", Гөлүсә Закирова "Гаилә һәм мәктәп" журналы эшчәнлеге белән таныштырды. Язучылар үзләре иҗат иткән шигырьләр укыды, халык сорауларына җавап бирделәр.

    Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова халыкка шундый күңелле очрашу бүләк иткәннәре өчен кунакларга рәхмәт җиткерде.

    Очрашу алдыннан кунаклар Галия Кайбицкая музеенда булды, бөек җырчының иҗат һәм тормыш юлы белән танышты, язмаларын тыңлады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: