Кайбычлылар 1 майга заманча лозунглар тәкъдим итә

1 Майда шарлар, лозунглар, кәгазьдән ясалган чәчәкләр күтәреп демонстрациягә чыккан көннәребез әле дә хәтердә. Хәзерге бәйрәм совет чорындагысыннан бик нык аерыла шул. Безнең илдә бу бәйрәмне 1917 елдагы революциядән соң митинг рәвешендә билгеләп үтәләр. «Тынычлык! Хезмәт! Май!» лозунглары белән мәйданнарга чыккан заманнар артта калды инде.1992 елдан башлап Яз һәм Хезмәт...
Николай Макаров, Хуҗа Хәсән, пенсионер:
- Мин, сугыш чоры баласы буларак, ике лозунг язар идем: «Илдә һәрвакыт тынычлык булсын!», «Экстремизм, террорчылыкка юл юк!» Хәзер Украинада барган чуалышларны, Кырымда булган вакыйгаларны телевизордан карыйм да, гаҗәпләнеп куям. Бар теләгем: илдә сугыш уты кабына күрмәсен. Тыныч тормышның кадерләрен белеп яшәргә кирәк. Бер елны безне колхоздан Кырымга салам прессларга җибәрделәр. Андагы гүзәллеккә сокланган идек.Үзем 40 ел буена тракторчы булып эшләдем, 1 Майны гел басуда эшләп үткәрдем. Бу көн гел кукуруза чәчә торган вакытка туры килә иде. Мәктәптә укыганда, митингтан соң, барыбызны җыеп, аш белән сыйлаулары да хәтеремдә.
Әлфирә Юнысова, Борындык мәктәбенең математика укытучысы:
- Ә минем лозунг мондый булыр иде: «Яшәеш упкын чигендә, уйлан, Кеше! Без - кешеләр, табигатьнең бер өлеше!» Әйләнә-тирә мохитнең пластик шешәләр, целлофан пакетлар белән пычрануы борчый мине. Кулымнан килсә, мин аларны җитештерүне бөтенләй туктатыр идем. Ул пакетларны кулланмыйм дисәң дә, булдыра алмыйсың. Хәзер кибеттә ипине де пакетка төреп бирәләр, сөтне дә пластик шешәләргә тутырып саталар бит. Атна дәвамында алардан гына да күпме чүп җыела.
Альбина Лебедева, Олы Кайбыч, ике бала тәрбияләүче яшь ана:
- Безнең чор балаларына 1 Май парадын күрергә насыйп булмады. Аның ничек узганын кинодан карап беләм. Мин гаиләм, иремнең әти-әнисе белән бөтен уңайлыклары булган йортта яшим. Шәһәрдәге күп кенә дусларым фатирсыз интегә, шул сәбәпле аерылышучылары да бар. Шәһәрдә дә, авылларда да яңа гаилә корып җибәрүчеләргә беренче вакыт яшәп торыр өчен бүлмә бирүне күздә тоткан программалар кабул ителсен иде. Элек бит малосемейкалар, тулай торактан бүлмәләр биргәннәр. Минем каенанам игелекле кеше, гаиләбезгә тәрбияләргә ятим бала алды. Шулардан чыгып, ике лозунг язар идем:"Яшь гаиләләргә бушлай торак!", "Социаль ятимлеккә юл куелмасын!"
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.25000
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”8700
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.11000
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.56200
-
20 гыйнвар 2021 - 12:27Кошман авыл җирлеге башлыгы халык алдында хисап тотты Кошман авылы мәдәният йортында үткән халык җыенын авыл җирлеге башлыгы Лилия Сафина ачып җибәрде.36600
-
20 гыйнвар 2021 - 11:52Олы Урсак авылында халык җыены үтте Күптәнге традиция буенча гыйнвар аенда авыл җирлекләренең отчет җыелышлары үтә.30200
-
20 гыйнвар 2021 - 09:02Бер миллион язылучысы булган блогер “Ялкын” журналының яңа санын тәкъдим итүдә катнашты Бу чарада татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.5000
-
19 гыйнвар 2021 - 15:10Быел районда халык җыеннары Мөрәле авыл җирлегеннән башланды Елга бер тапкыр узучы җыенда авыл халкы яшәеше, матур эшләре, проблемалары белән турында иркенләп сөйләшә.18300
-
16 гыйнвар 2021 - 07:572021 елга Мөселман бәйрәмнәре 18 февральдән 19ына каршы төн Рәгаиб кичәсе – Мөхәммәт пәйгамбәрнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәнең никахлашкан вакыты. Рәгаиб кичәсендә Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга, догалар кылырга, төнне нәфел намазлар укып үткәрергә киңәш ителә.38400
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.95400
-
13 гыйнвар 2021 - 14:48Кайбыч терлекчеләрен салкыннар куркытмый Кайбыч районы хуҗалыкларында иртәнге савым башланганда көн 38-41 градуска кадәр салкын иде.11600
-
13 гыйнвар 2021 - 11:32“Кайбыч таңнары” бүләкләр тарата Агымдагы елның беренче яртыеллыгына “Кайбыч таңнары” газетасына язылучылар арасында призлар уйнаттык.32600
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.44200
-
1 май 2013 - 10:40Зенитчы Евдокия Вакатова Җиңү көнен Берлин янындагы Одер елгасы буенда каршы ала
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырдыЯрдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.31400
-
23 гыйнвар 2021 - 13:00Район башлыгы ике баланың хыялын тормышка ашырды Ярдәмгә мохтаҗларны шатландыручылар барыбызга да үрнәк. Без дә хәлебездән килгәнчә ярдәм кулы сузыйк, үзебезгә савап алыйк.31400
-
24 гыйнвар 2021 - 13:08Кайбычта руль артына сәрхүш хәлдә утырган дүрт кешене туктатканнар Гыйнварның беренче яртысында район юлларындагы хәл белән ЮХИДИ инспекторы Илфат Әхмәтов таныштырды.25000
-
24 гыйнвар 2021 - 09:35Кайбыч ягы музеенда күчмә күргәзмә ачылды Кайбыч ягы музеенда бөек шагыйрь Муса Җәлилнең батырлыгына багышланган “Һәлак булса да, үлми герой” дип исемләнгән күчмә күргәзмә ачылды.11000
-
24 гыйнвар 2021 - 13:04“Коронавируска каршы прививка чирдән саклый”,- ди Кайбыч авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы COVID-19 вакцинасын ясаткан кайбычлылар арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов та бар. Мин аңа бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттем: “Сез ни өчен вакцина ясатырга булдыгыз?”8700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Кайбыч таннары (Кайбицкие зори)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47501 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сунгатуллина Луиза Магисовна
Адрес редакции: 422330, с. Большие Кайбицы, ул. Солнечный бульвар, д. 11
Телефон редакции: (84370) 2-10-10, для сообщений о фактах коррупции kzori@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика