Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар арасында Татарстанның өметле бадминтончылары бар

    Июнь аеның беренче өч көнендә Болгар шәһәрендә "Татарстанның бадминтон өметләре" турнирының икенче сезоны ярышлары үтте. Анда республиканың яшь бадминтончылары катнашты.

    Бу ярышта Борындык, Мөрәле, Федоровское мәктәпләре укучылары Кайбыч данын яклап чыгыш ясады. Безнең команда, 5 алтын, 3 көмеш һәм 1 бронза медаль отып, ышанычлы җиңүгә иреште. Диана Гобәйдуллина - 2 алтын, Гөлнара Федотова - 1 алтын, 1 көмеш, Рияз Гыймадиев һәм Егор Григорьев - берәр алтын, Катерина Иванова белән Арина Алексеева - берәр көмеш, Алсу Шиһапова бер бронза медале яулап, командага уңыш китерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: