Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар “Бөек Болгар” урта гасыр сугыш уеннары Халыкара фестивалендә катнашты

    12-13 августта изге Болгар җирләрендә "Бөек Болгар" дип исемләнгән урта гасыр сугыш уеннары Халыкара фестивале узды. Әлеге фестивальдә Кайбыч районыннан да 17 кешелек делегация барды.

    Изге Болгар җирләренә аяк басучылар бу көнне үзләрен 14-15 гасыр мохитенә эләккәндәй хис иткәндер. Без киноларда гына күрергә күнеккән рыцарьлар, кавалеристлар, укчылар, шул замандагы кебек киенгән кешеләр, ул чордагы ярминкәләр, урта Европадагы биюләр, рус халык җырлары, уеннар, әйлән-бәйлән, салкын корал белән биюләр, урта гасыр театры, тарихи костюмнар - барысы да үткән гасырлардагы кебек. Фестивальдә төрле мәйданчыклар эшләде. "Тарихи ярминкә" мәйданчыгында халык һөнәрчеләренең осталыгын таң калып күзәттек. Илебезнең кайсы гына төбәкләреннә җыелмаган монда һөнәрчеләр! Россия­нең әйдәүче реконструкторлары мастер-класслар да үткәрде. Ягъни, балчыктан чүлмәк, курчак, чынаякларны үзең дә ясап карый аласың, теләсәң, станок артына басып, палас, келәмнәр тукыйсың, йон эрлисең, күннән сумкалар тегәргә өйрәнәсең, зәркән остаханәсендә төрле материаллардан муенса, алка, йөзек кебек бизәнү әйберләрен ясау осталыгына да төшенә аласың. "Сугыш машиналары, уктан ату тиры" мәйданчыгында урта гасыр­да киң кулланылган уктан атарга мөмкин иде.
    "Бөек Болгар" Халыкара фестивалендә сигез чит илдән һәм Россиянең 30 төбәгеннән катнаштылар. Аны 47 меңләп кеше тамаша кылган. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев үзенең тәбрик­ләү чыгышында Болгарның ЮНЕСКО мирас объекты булуы, ерак чит илләрдән һәм үзебездән килгән төрле милләт кешеләренең бердәм булып шушы мәйданга агылуларына соклануын белдерде.
    Фестиваль дәвам иткән арада кайбычлылар Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгында да булдылар, "Ак мәчет"кә дә керделәр.
    - Болгарга барган саен, динебезне рәсми рәвештә кабул итү каласын яңа яктан ачып кайтам. Бу юлы да шулай булды. Урта гасыр сугыш уеннары фестивален бик шәп оештырганнар иде. Безгә шундый мөмкинлек тудырганы өчен район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга барыбыз да рәхмәтле булдык, - диде «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рушания Лотфуллина.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: