Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар бер сыердан көнлек савым буенча республика районнары арасында алдынгылар сафында

    Болыннарда хәтфәдәй яшел үлән үсә, терлекләргә азыкның тәмле һәм күп чоры. Җәй - аз чыгымнар тотып, мул продукция җитештерү өчен менә дигән вакыт ул. Сөт җитештерүчеләр җәйге мөмкинлекләрдән оста файдалана. Бер сыердан көнлек савым буенча республика районнары арасында алдынгылар сафында алар. Терлекчелек тармагында эшләүчеләргә үрчем алуны арттыру, фермаларны ремонтлау, кышлату...

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров Олы Тәрбит фермасында эш оештырылышына уңай бәя бирде һәм:

    - Район авылларындагы фермаларда еш булам, кемнең ничек эшләве беренче карашка ук күзгә ташлана. Яшермим, ферма тирәләрен чүп үләннәре баскан, бозауларны асрау технологиясе тиешенчә үтәлмәгән фермалар да бар. Олы Тәрбиттә исә бу яктан бар да тәртиптә. Ремонт дәвам итә, ә кайберәүләр моңа керешмәгән дә әле. Малларны җәйге лагерьлардан кайтарырга бер айдан аз гына артык вакыт калып бара. Хуҗалык кассасына айлык акча кереме ничек эшләвебезгә бәйле, - диде.

    Биредә витаминнарга бай яфраказык та, дару үләннәре дә җыйганнар. Нәсел эше буенча җаваплы Нәгыйм Сибгатуллин агымдагы елның алты аенда яшь үрчем алуның, терлекчелек продукциясе җитештерүнең торышына тулы анализ ясады. Баш ветеринария врачы Илсур Зиядиев маллар җәйге лагерьдан кайтканчы дезинфекцияләүне төгәлләргә кирәклегенә басым ясады.

    Иске Тәрбиттәге киңәшмә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин катнашында узды. Ул, терлекчелек тармагының хуҗалыклар кассасына көндәлек акча кертүче табышлы тармак булуына басым ясап, продуктлылыкны тагын да арттыру бурычын куйды. Моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек бездә.

    - Көнаралаш яуган яңгырлар эшне кыенлаштыра, маллар да пычракта йөри. Шуңа да аларны буш кардаларга күчерергә кирәк. Иң мөһиме - малларның сәламәт булуы, алар алдыннан азык өзелмәве. Хуҗалыклардагы терлекчелек белгечләре үз эшләренә җаваплы карасалар, уңай якка үзгәрешләр озак көттермәс иде. Хәзерге вакытта район бер баш шартлы терлеккә азык хәзерләү буенча республикада беренче урында бара. Без терлекчелек тармагындагы башка күрсәткечләр буенча да эшне яхшыртырга тиеш. Һәр фермада тәртип булдырырга, ремонт эшләренә керешергә кирәк. Менә биредә салкын ысул белән асралучы яшь бозаулар торагын яңартканнар, бик әйбәт килеп чыккан, - диде район башлыгы филиалда башкарылган эшләргә уңай бәя биреп.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: