Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар быел да традицион көзге ярминкәләрдә сату итәчәк

    Республика шәһәрләрендә 16 сентябрьдән традицион көзге ярминкәләр башланды. Алар 23 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә. Ярминкә шимбә көннәрендә 6.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр бара.

    Аграр министр Марат Әхмәтов хуҗалыклар җитәкчеләрен, фермерларны ярминкәләрдә актив катнашырга чакыра. Анда ветеринария хезмәте белгечләре дә күзәтчелек итәчәк. Сәүдә мәйданнарына азык-төлек, терлек азыгы алып килүдән тыш, ярминкәгә килүче өлкәннәргә кайнар чәй эчертү дә каралган, үзешчән сәнгать коллективлары чыгышы да булачак.
    Казанда ярминкә ун мәйданда эшләячәк. Аерым алганда, алар "Казан" агропромпаркында, "Бәхетле" гипермаркетлары янында, Липатов урамы, "Җиләк бистәсе" сәүдә үзәге янында, Чехов базары артында, Мәскәү базарында, "Чулпан" мәдәни үзәге янында, Тимер юлчылар мәдәният йорты янында, шулай ук "Яңа Тура" технополисында оештырыла. Кайбычлылар елдагыча, «Бәхетле» янында Ямашев урамындагы базарда сәүдә итәчәк. Алар 23 сентябрьдә Казан халкына үз товарларын тәкъдим итәчәк.
    Ярминкәләрдә сатылачак продукциягә тәкъдим ителгән бәяләр министрлык тарафыннан билгеләнгән. Түбәндәге бәяләр бер килограмм яки бер литр продукциягә, йомырка ун данәгә күрсәтелгән.
    кош ите - 110 сум
    күркә ите - 220 сум
    сыер ите - 280-320 сум
    дуңгыз ите - 250 сум
    сарык ите - 300-320 сум
    югары категорияле йомырка - 55, сайлап алынганы - 50, 1нче категориясе - 45 сум
    сөт - 30 сум
    каты сыр - 330 сум
    сыер мае - 330 сум
    шикәр комы - 35 сум
    югары сортлы он - 19 сум
    карабодай - 30 сум
    бәрәңге - 14 сум
    кишер - 12 сум
    чөгендер - 10 сум
    башлы суган - 15 сум
    кәбестә - 7 сум
    балык - 180 сум

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: