Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар – ГТО фестивале призерлары

    24-26 мартта Чаллы шәһәренең "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының нормативларын үтәү, тестлаштыру үзәгендә республика спартакиадасы кысаларында 11 класста укучылар өчен фестиваль үткәрелде.

    Әлеге фестивальдә Олы Подберезьедан Кирилл Иванов, Олы Кайбычтан Ирек Зиядиев, Гүзәл Сафиуллина, Адилә Булатова, Федоровскоедан Инсаф Нигъмәтҗанов, Вячеслав Тумаков, Хуҗа Хәсәннән Ксения Гаврилова, Ирина Ефремова, Олы Урсактан Раил Гыйльметдинов һәм Иске Тәрбиттән Яна Митачкина катнашты.
    Фестиваль барышында укучылар ике-өч чакрымга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, йөзү, пневматик винтовкадан ату буенча нормативлар үтәде. Фестиваль нәтиҗәләре буенча Кайбыч районы командасы беренче унлыкка керде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: