Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар игътибарына — үзара салым акчасын түләү турында

    Соңгы араларда район прокуратурасына үзара салым акчасын түләттерүләре турында һәм шул хактагы законнарны аңлатуларын сорап мөрәҗәгать итүчеләр ешайды.

    Халык катнашында җирлектәге мәсьәләләрне хәл итү өчен 2003 елның 16 октябрендә кабул ителгән "Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында"гы 131нче федераль законның 22нче маддәсе нигезендә җирле референдум үткәрелә. Әлеге референдум муниципаль берәмлекнең бөтен территориясендә дә уза. Җирле референдум үткәрү турындагы карарны, муниципаль берәмлекнең вәкаләтле органы һәм район башлыгы инициативасы белән, муниципаль берәмлекнең вәкаләтле органы кабул итә.

    Законның 56нчы маддәсендә каралганча, халыктан җыелган үзара салым акчасы - җирле әһәмияттәге конкрет мәсьәләләрне хәл итү өчен алардан җыелучы бер тапкыр түләүләр ул. Аның күләме шушы җирлектә яшәүчеләр өчен бер тигез. Гражданнарның кайбер категорияләре өчен аерым искәрмә булуы һәм түләү бәясе киметелергә мөмкин, әмма аларның саны муниципаль берәмлектә яшәүчеләрнең 30 процентыннан артмаска тиеш түгел. Үзара түләүне кертү һәм аннан файдалану мәсьәләсе җирле референдумда хәл ителә. Үзара түләү формасында кертелгән түләүләргә туры килергә тиешле критерийлар бар. Беренчедән, акча бер тапкыр бирелә, аны өлешләп түләп булмый. Түләүнең мәҗбүри булуы шушы җирлектә яшәүче Россия Федерациясе гражданнарына гына кагыла. Үзара салым акчасы максатчан характерга ия, ягъни җирлектәге конкрет мәсьәләне хәл итүгә юнәлтелә. Моңа, шул исәптән, тирә-юньне төзекләндерү, ритуаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру һәм җирләү урыннарын тәртиптә тоту да керә. Түләү суммасы билгеләнгән төгәл суммада булырга тиеш, ә алынучы керемнән процентларда яки башка икътисади күрсәткечләрдән түгел. Законның җиденче бүлегенең 22нче маддәсе нигезендә җирле референдумда кабул ителгән карар муниципаль берәмлек территориясендә мәҗбүри үтәлергә тиеш. Ул дәүләт хакимиятенең башка органнарында, аларның урындагы затлары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан раслауны таләп итми.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: