Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар IX "Туым җондозы" керәшен яшьләр иҗаты бәйге-фестиваленең гала-концертында катнашачак

    14 гыйнварда Казан шәһәренең "Ак Барс" Яшьләр үзәге сәхнәсендә керәшеннәрнең "Туым Жондозы" - "Рождественская Звезда" яшьләр иҗаты бәйге-фестиваленең Гала-концерты узачак. Шунда ук тугызынчы тапкыр оештырылучы әлеге фестивальнең Гран-при иясе билгеле булачак.

    "Туым җондызы" фестивале 2011 елдан республика күләмендә үткәрелә. Анда катнашучылар географиясе елдан-ел арта. Быел Казан, Чаллы шәһәрләре, Балтач, Кайбыч, Зәй, Балык Бистәсе, Кукмара, Тукай, Мамадыш районнарыннан керәшен мәдәниятен тәкъдим итүче яшь буын вәкилләре катнашачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: