Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар Казан Сабантуена зур әзерлек белән бара

    15 июльдә Татарстан башкаласы Казанда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй уза. Гадәттә республика районнары, шәһәрләрендә үтүче Сабантуйлар эстафетасына Казандагысы нокта куя. Сабантуй Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында уза.

    Шәһәрнең Идел буе районындагы Мирный бистәсендә Каенлыкта узучы бәйрәмдә республиканың унбер райо­ны, шул исәптән безнең Кайбыч та, катнашачак. Алар халкыбызның яшәешен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, авыл тормышын чагылдырган авыл йортларын бизәячәк. "Без Казан Сабантуена зур әзерлек белән барырга, бәйрәмнең күпсанлы кунакларына Кайбычның йөзен матур итеп күрсәтергә тиешбез", - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бәйрәмгә әзерлек буенча үткәрелгән җыелышта. Бу бәйрәмдә республикадагы төрле милләт халык­ларының дус-тату яшәүләре ачык чагыла. Сабантуйда безнең районның рус, татар, керәшен, чуваш фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясаячак, халык уеннары да үткәрәчәкләр, сәүдә дә итәчәкләр. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: