Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар Казан шәһәрендә үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаша

    5 сентябрьдән Казанда һәм Чаллыда ел саен үткәрелүче көзге ярминкәләр башланды. Авыл уңганнары шәһәр халкына үзләрендә җитештерелгән продукцияне киң ассортиментта тәкъдим итә.

    Кайбыч районы да Казанда үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә әледән-әле катнашып килә. Бу юлы да алар ярминкәнең беренче көнендә үк иртә таңнан 27 машинага товар төяп юлга кузгалды. Ярминкәдә өч агрофирма, Кошман, Багай, Колаңгы авыл җирлекләре, Мәлки кулланучылар җәмгыяте, «Кайбыч кооператоры», икмәк пешерү комбинаты, алты шәхси эшмәкәр катнашты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фиргать Басыйров хәбәр иткәнчә, бу көнне сәүдә уңышлы барган, барлыгы ике миллион 266 мең сумлык продукция сатылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: