Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар кубок өчен көрәштән төшеп калды

    Авыл хуҗалыгы районнарының ир-егетләр хоккей командалары арасында республика кубогына ярышлар дәвам итә. 11 февральдә Олы Кайбычтагы "Кайбыч" боз мәйданында боз хуҗалары белән Саба районының "Тимерхан" хоккей командасы арасында иптәшләрчә очрашу булды. Беренче период башлануга кунаклар хуҗалар капкасын штурмлауга кереште. Нәтиҗәсе дә озак көттермәде Ирек Галәвиев исәпне ачып, үз командасын алга...

    Икенче периодта уен кызганнан кыза барды. Кайбычлылар көндәшләре капкасын күпме штурмласалар да алка кертә алмадылар. Икенче периодта ике як та исәпне үзгәртүгә ирешә алмады. Өченче период башында ук, Руслан Җамалиев сабалылар капкасына беренче алканы кертүгә иреште (2:1). Аңа җавап итеп, "Тимерхан" командасы һөҗүмчесе Айдар Имаев өченче алканы кертеп, үз командасының җиңүгә шансын ныгытты (3:1). Кайбычлылар капкасында Алмаз Хәбибуллин көндәшләренең бик күп һөҗүмнәрен кире кайтарып торса да, кунакларның көчле штурмнары нәтиҗәле булды. Ирек Галәвиев дүртенче алканы кертүгә иреште (4:1). Кайбычлылар сабалылар капкасын минут саен һөҗүм итеп торсалар да, капкачы Айрат Әхмәтшин һәрвакыт үз урынында булды. Шулай да, Фәнил Миңнуллин икенче алканы кертә алды (4:2). Уен тәмамланырга санаулы минутлар калып баргандә сабалылардан Петр Гаврилов бишенче алканы кертеп, бу уенга нокта куйды (5:2). Җанатарлар үз командаларына күпме көч биреп торсалар да, файдасы гына булмады. Шулай итеп, Кайбыч командасы беренче әйләнештә үк кубок өчен көрәштән төшеп калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: