Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар Ләмбердә узачак Сабантуйда Татарстанның йөзен күрсәтәчәк

    28 май көнне Кайбыч Мордовиянең Ләмбер авылында узачак Сабантуйда катнаша. Безнең район бу Сабантуйда Татарстанның йөзен күрсәтәчәк. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин оештыру җыелышында милли бәйрәмгә югары дәрәҗәдә әзерлек белән бару бурычын куйды.

    Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан район башлыгы исеменә килгән хаттан күренгәнчә, Татарстандагы районнарга, Сабантуй үткәрү өчен илебездәге, чит илләрдәге аерым төбәкләр беркетелгән. Бу гамәл Татарстан Президенты Аппаратының территория­ләр белән эшләү идарәсе белән килештереп гамәлгә ашырыла. Кайбычлылар Мордовиянең Ләмбер районына барачак. Биредә яшәүче халыкның 70 процентын татарлар тәшкил итә. Кайбычлылар Мордовиядә халкыбызның көнкүренешен күрсәтүче йорт бизи, Татарстанда, үзебезнең районда җитештерелгән продукция белән сәүдә итәчәк, сәнгать осталары чыгыш ясый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: