Кайбыч таңнары
  • Рус Тат
  • Кайбычлылар Людмила Зыкина исемендәге “Россия” дәүләт академия рус халык ансамбле концертына барды

    Людмила Зыкина исемендәге "Россия" дәүләт академия рус халык ансамбле 7 гыйнварда Казан шәһәрендә чыгыш ясады һәм анда кайбычлылар да чакырулы иде.

    Раштуа көнендә Салих Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында узган әлеге концертка республиканың барлык шәһәр-районнарыннан да православие динен тотучылар, чиркәү әһелләре чакырылды. Безнең районнан анда Турминскийдагы Изге Троицк чиркәвеннән Николай Ермолаев, гаилә кыйммәтләрен саклау үзәге җитәкчесе Надежда Ермолаева, Хуҗа Хәсәннән Мария Бартязова, Людмила Чернова, Мәлкидән Николай Козлов барды. "Россия" ансамбле Советлар Союзының халык артисты, халык хәтеренә легендар җырчы булып кереп калган Людмила Зыкина инициативасы белән 1977 елда ук оештырылган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: